Майма (балык)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Майма (лат. Phoxinus phoxinus) — карплылар гаиләсендәге вак төче су балыгы. Аурупа белән Себер сулыкларында киң таралган.
Кыска фактлар Майма, Халыкара фәнни исем ...
Майма | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Phoxinus phoxinus L., 1758[1] |
Таксономик ранг | төр[1] |
Югарырак таксон | Майма[d][1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d] һәм Collier's New Encyclopedia, 1921[d] |
Ябу
Аның озынлыгы 10-12 см, авырлыгы 15 г. Төсләре соры аллы-гөлле ялтырап тора. Тәңкәләре вак кына. Яшәвенең икенче елында җенси җитлегә. Май — июньдә су температурасы 8-12 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 0,2-2,5 мең бөртек уылдык. 5-6 ел яшиләр.