Энцелад (иярчен)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Энцелад (бор. юнанча Ἐγκέλαδος, инглизчә Enceladus) — зурлыгы буенча Сатурнның алтынчы иярчене, Кояш системасында иң якты иярчен. Аның диаметры 504 км, Титанныкыннан 10 тапкыр кечерәк.
Энцелад | |
Масса | 1,0804339E+20 килограмм[1][1] |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Энкелад[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Уильям Гершель[d][2] |
Ачыш датасы | 28 август 1789[2] |
Ана җисем | Сатурн[2] |
Орбита эксцентриты | 0,0047 |
Орбита авышлыгы | 0,009 ° |
Орбита дәвере | 1,37 тәүлек |
Зур ярымкүчәр | 237 948 km |
Күренмә йолдызча зурлык | 11,8[3] |
Альбедо | 1,375[4] |
Температура | 32,9 K, 75 K һәм 145 K |
Нәрсәгә тоташа | Кольцо E[d] |
Күләм | 67 113 076 кубический километр[4] һәм 1,370218 тәүлек[4] |
Радиюс | 252,1 ± 0,2 km |
Энцелад Викиҗыентыкта |
1789 елда инглиз галиме Уильям Һершель тарафыннан ачылган.
Энцелад тулысынча боз белән капланган һәм өслеккә төшүче бөтен яктылыкны чагылдыра диярлек. Кояш яктылыгы 98%ы Энцелад өслегеннән чагыла, шуңа күрә шул иярчен бик якты һәм салкын -241 С, ләкин кайбер урыннарында, мәсәлән Көньяк котыбында җылырак температура -128 С җитә.
Кассини миссиясе Энцелад көньяк котыбында су белән бай шлейфтан фонтан чыгуын таба, бәлки, нәкъ шушы боз фонтаннар Сатурнның Е боҗрасын булдырганнар.
Бу ачылыш Энцелад эчендәге геологик активлыгына күрсәтә.
Иярчен орбиталь резонансларга эләгү нәтиҗәсендә көчле либрация күренеше (иярчен тирбәнеше) яки орбита зур эксцентриситеты һәм гравитация сәбәпле иярчен асты катламнарны периодик рәвештә җылыта.
Энцелад геологик актив, Кояш системасында тагы Юпитер иярчене Ио һәм Нептун иярчене Тритон шундый активлыкны күрсәтә.
Энцелад өслеге астында сыек су океан бар, шушы факт фонтаннарда чыгарылган матдәне тикшерү нәтиҗәсендә расланган.