Автобус
күпсанлы кешеләрне ташучы автотранспорт / From Wikipedia, the free encyclopedia
Автобус (алман. Autobus), пассажирлар йөртү өчен капот яки вагун тибындагы кузов белән җиһазландырылган күп урынлы (9 яки унан да күбрәк) автомобил. Тәгаенләнеше буенча автобус шәһәр, шәһәрара (туристик), урындагы бәйләнеш, махсус (вахта автобусы) һәм гомуми тәгаенләнешле; габаритлары буенча – микроавтобусларга, уртача, берләштерелгән һ.б. автобусларга бүленә. Башкортстанда 1980-2000 елларда Нефтекама автозаводында ГАЗ, КамАЗ һәм “Урал” автомобилләренең серияле шассие нигезендә максималь тизлеге 80 км/сәг ким булмаган, 10 нан 31 гә кадәр урынлы махсус тәгаенләнешле автобус чыгарыла; 2000 елда. НефАЗ 5299 шәһәр автобус җитештерү башлана. Предприятитиедә КамАЗ шассие нигезендә махсуслаштырылган, шулай ук шәһәр, шәһәр яны, шәһәрара һәм туристик автобус 20 дән артык модификациясе чыгарыла (2010).
Автобус | |
Тоташмалы шәһәр автобусы Ikarus-280 | |
Шүргеч |
эчке янулы мотор |
---|---|
Чор | |
Тизлек |
20—160 км/ч |
Куллану өлкәсе |
җәмәгать транспорты, шәһәр яки шәһәрара |
Инфраструктура |
автомобил юллар |