Богота
From Wikipedia, the free encyclopedia
Богота (исп. Bogotá; нигезләгәндә һәм 1991—2000 еллларда — Са́нта-Фе-де-Богота́, исп. Santafé de Bogotá) - Колумбиянең башкаласы, Кундинамарка департаменты идарә үзәге.
Мөстәкыйль административ берәмлек - башкала төбәге, 20 районга бүленә.
Халык саны - 7,4 млн. кеше (2011), илнең 16% халык саны.
Көньяк Американың халык саны буенча икенче шәһәре. Агломерация эчендә 8,7 млн. кеше яши.
Көнчыгыш Кордильера таулары арасындагы чокырында, 2600 м биеклегендә урнаша. Шәһәр климаты салкын. Җиртетрәү булуы еш ихтимал.
Колумбиянең төп сәяси, икътисади, мәдәни үзәге. 25% илнең Тулаем Эчке Продуктын туплый.