Ахурамазда
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ахурама́зда[1] (шулай ук Аху́ра-Ма́зда, Авеста телендә: 𐬨𐬀𐬰𐬛𐬁 𐬀𐬵𐬎𐬭𐬀, ahura-mazdā, Гөрҗи телендә: არმაზი, Борынгы фарсы телендә: ahuramazdā, Әрмән телендә: Արամազդ, Aramazd, Монгол телендә: ᠬᠤᠷᠮᠤᠰᠲᠠ, Хурмаст, Юнан телендә: Ὠρομάσδης — Орма́зд, Орму́зд, Пәһләви телендә: ʾwhrmzd'), «Олы Фикер Иясе Ходай» — Зәрдөштлек нигезләүчесе Зәрдөшт бердәм Илаһ дип игълан иткән Ходайның Авеста телендә исеме. Авестада Ахура-Мазда — мәңге яктылыкта булган башлангычы булмаган барлыкка китерүче[2], бөтен әйберләр барлыкка китерүчесе[3] һәм бөтен алкышлы нәрсәнең бирүчесе[4], бөтен нәрсәне белүче[5]дөньяның коручысы һәм хөкемдары һәм үзләрен Авеста телендә mazdayasna дип атаучы Зәрдөштлек тарафдарларының иң олы табыну объекты. Ахура-Мазда Ашаның (хакыйкать-дөреслекнең), ягъни дөнья шуның буенча үсүче законның атасы, хак кешенең яклаучысы һәм "ялган" - аның ихтиярыннан тыш дөньяда була торган явызлык һәм җимерү белән көрәшүче яхшылык көчләренең җитәкчесе булып тора. Булуның ахыр чик әверелүе (Фрашкардеда) аның тарафыннан бөтен алкышлы мәхлукатлар белән дөньяның ахыргы чистаруы башкарылачак.
Ахурамазда | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-peo" does not exist. | |
Ата | Зерван[d] |
---|---|
Кардәш | Ангра-Маинью |
Балалар | Митра[d] |
Илаһ карый | Зәрдөштлек һәм Маздаизм |
Булдыручы | Zärdöşt |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Zoroastrianism[d], Проект:Иран[d], Википедия:Проект:Диннәр һәм Проект:Мифология[d] |
Дошманы | Ангра-Маинью |
Ахурамазда Викиҗыентыкта |