Биотөрлелек
From Wikipedia, the free encyclopedia
Җир йөзендәге тереклекнең аерым төрләренең төрлелеге биотөрлелек дип атала.[1] Бу күрсәткеч төрле экосистемаларда пәйда булган организмнарның төрлелеге үлчәме буларак куллана. Берәр аерым территория, биома яки планета буйлап яшәгән тереклекнең генетик, экосистема, яки биологик төр (төрләр саны) вариацияләрне тасвирлау өчен кулланыла.[1] Җирдәге биотөрлелекнең гадәттә экватор тирәсендә иң югары булуы [2] җылы климат һәм югары беренчел җитештерүнең нәтиҗәсе булуы белән аңлатыла.[3] Җирдәге биотөрлелек тропикларда иң югары. Диңгездәге биотөрлелекнең иң югары дәрәҗәләре исә диңгез өслеге температуралары иң югары булган Көнбатыш Тын океаны ярлары буенда һәм бар океаннарның экваторга якын өлкәләрендә күзәтелә; XXI гасыр галимнәре төрле биологик чорларда пәйда булган биологик төрләренең аерым широталардагы биотөрлелекләрен тасвирлаучы гипотезаларны тәкъдим итте.[4] Гадәттә җылы нокталарда югары булган биотөрлелекнең[5] вакыт узуы белән үсеше[6][7] тизлеге киләчәктә түбәнәячәге көтелә.[8]
Биотөрлелек | |
Кайда өйрәнелә | биотөрлелек фәне[d] |
---|---|
Биотөрлелек Викиҗыентыкта |
Әйләнә-тирә мохиттә урын алган тиз үзгәрешләр гадәттә масс юкка чыгуга китерә.[9][10][11] Планетаның тарихында Җирдә яшәгән бар биологик төрләрнең 99% (>5 млрд төр)[12] юкка чыкканнары фаразлана.[13][14] Бүгенге көндә Җирдәге төрләр саны 10-14 миллион арасында булуы фаразлана,[15] алардан якынча 1.2 миллионы тасвирланган, ~86% киң әлегә беленми кала.[16] Галимнәрнең фаразлары буенча, Җирдәге бәйле ДНК нигез парларының тулаем күләме ~ 5.0 x 1037 , авырлыгы ~ 50 млрд тонн;[17] Чагыштыру өчен, биосфераның тулаем массасы исә ~4 трлн күмер эквивалентлы тонна.[18]
Яше якынча 4.54 млрд ел булган Җирдә[19][20][21] биологик тормыш кимендә 3.5 млрд ел элек[22][23][24] барлыкка килә. Бу вакыт эчендә биш эре һәм берничә түбән тәэсирле вакыйгалар нәтиҗәсендә биотөрлелекнең дәрәҗәсендә зур һәм тиз азаюлар күзәтелде. Күпчелек күпкүзәнәкле биологик типлар беренче тапкыр барлыкка килүләре өчен Фанерозой эоны (соңгы 540 млн ел) эчендә урын алган Камбрий шартлавы сәбәп булды.[25] Шул чордан соң 400 млн ел дәвамында күп тапкыр кабатланган терлелекнең күптерлелегендә зур югалтуларга китергән юкка чыгулар урын алды. Иң күләмлесе - 251 млн ел элек урын алган Пермий-Триас юкка чыгуы; умыркалыларның үз дәрәҗәсенә чыга алулары өчен 30 млн ел кирәк булды.[26] 65 млн ел элек урын алган соңгы зур вакыйга булган Акбур–Палеоген чоры юкка чыгуы дәвамында динозаврлар юкка чыкканнары аркасында еш башкаларга караганда күбрәк игътибар җәлеп итә.[27]
Кешеләрнең барлыкка килүләре белән башланган период дәвамында биотөрлелекнең дәвамлы азаю һәм генетик төрлелекне югалту күзәтелә. Голоцен юкка чыгуы дип аталган бу вәзгыять ареалларның кешеләр тәэсире нәтиҗәсендә урын ала, аеруча ареалларның җимерелү белән билгеле. Үз чиратында, биотөрлелек тә кешеләр сәламәтлелегенә төрлечә тәэсир итә.[28]
Бүгенге көн кешеләрнең бер-берсе белән якын биологик төзелеше өчен өлешчә Тоба һәлакәте гаепле.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2011–2020 елларны БМО Биотөрлелек Декадасы буларак билгеләде.