Борынгы төрки әдәби тел
From Wikipedia, the free encyclopedia
Борынгы төрки әдәби тел яки Орхон-Енисей теле (бор.төрки 𐱅𐰇𐰼𐰜⁚𐰌𐰃𐱅𐰏 — түрүк битиг) - борынгы төрки руналар һәйкәләрендә сакланган борынгы төрки халкы теле.
Борынгы төрки әдәби тел | |
Дәүләт |
Монголия[1] Төрки каһанлыгы Көнбатыш төрки каһанлыгы Көнчыгыш Төрки каһанлыгы Икенче Көнчыгыш Төрки каһанлыгы[d] Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте Төркия Үзбәкстан Таҗик Совет Социалистик Республикасы Монгол империясе Грузия ССР Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы Үзбәкстан ССР |
---|---|
Тел типологиясе | SOV[d] һәм агглютинатив тел |
Язу | Orxon əlifbası |
Гамәлдән чыгу датасы | VIII гасыр |
Викимедиа проектларында тел коды | otk[2] |
Язу теле буларак борынгы төрки сөйләм теленең алга үсеше булган, борынгы төрки әлифбасы кулланылган. 1893 елның 25 ноябрендә Дания тел белгече Вилһелм Томсен борынгы төрки руналарын укып төшенгән, шуның өчен TÜRKSOY Төрки мәдәният халыкара оешмасы Төрки язулар торгызу халыкара көне бу датада бәйрәм итә. 1894 елда Россия төрки телләр белгече В.В. Радлов төрки руналарны укый алган.
Борынгы төрки язу һәйкәлләре Орхон елгасы буйларында (Икенче Төрки каһанлык) һәм Енисей үрге агымында (Кыргыз каһанлыгы) табылганга күрә фәнни әдәбиятта Орхон-Енисей теле дип атала.
Татарлар беренче тапкыр тарихта нәкъ борынгы төрки әлифбада язылган Көлтигенгә багышланган таш баганада телгә алына, әлеге стела Орхон елгасы буенда 732-734 елда Икенче Төрки Каһанлыкның сәяси, гаскәр башлыгы Көлтиген хакына төзелгән, анда төрки руник язуда 500 елларда барган вакыйгалар турында сүз бара һәм татарлар көчле, куәтле "отуз татар" 𐱇𐰕:𐱃𐱃𐰺 дигән берләшмәсе буларак тасвирланган:
"Кояш чыгу ягыннан Бөк даласы халкы, табгачлар, тибетчылар, аварлар, Рим, кыргызлар, өч-курыканнар, отуз татарлар, кытай халкы килгәннәр..."