Бәркә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бәркә (tat. lat. Bärkä(үле сылтама), بركه خان)(1209-1266) - Җучи Олысының бишенче хакиме. Җучинең улы, Чыңгызханның оныгы. Алтын Урданың беренче мөселман ханы.
Кыска фактлар Бәркә, Җучи Олысының бишенче хакиме ...
Бәркә | |
---|---|
Җучи Олысының бишенче хакиме | |
Вазыйфада 1257 – 1266 | |
Аңа кадәр | Улакчы |
Дәвамчысы | Мәнгүтимер |
Туган | 1209(1209) Борхан-Халдун[d], Монголия |
Үлгән | 1266(1266) Тбилиси, Грузинское царство[d][1] |
Әти | Җучи |
Ябу
Мисырдагы мәмлүкләр белән берләшмәне төзеп, үз ырудашына - Хулагу - Иран илханына каршы сугышкан. Бату ханның сәясәтен дәвам иттергән: Алтын Урданың бөтенлеген һәм бәйсезлеген ныгыткан. Бәркә идарә итүе нәтиҗәсендә Алтын Урдада Идел буе Болгарыннан Ислам дине актив таратыла башлаган һәм чынында Алтын Урда Бөек Ханнан бәйсез дәүләткә әйләнгән.