Глобаль җылыну
From Wikipedia, the free encyclopedia
Глоба́ль җылыну — Җир атмосферасының һәм Дөнья океанының уртача еллык температурасының XX һәм XXI гасырларда әкренләп күтәрелү процессы.
Глобаль җылыну | |
Кайда өйрәнелә | климатология[d] |
---|---|
Нинди веб-биттә тасвирланган | ipcc.ch(ингл.)(фр.)(кыт.)(исп.)(рус.)(гар.) |
Способствовавшим фактором является | угольная электростанция[d] |
Обрабатывается, смягчается или управляется | адаптация к глобальному изменению климата[d][1] |
WordLift сылтамасы | data.thenextweb.com/tnw/entity/global_warming[2] |
Моңа өлешчә туры килә | global climate change[d] |
Моның каршысы | глобаль суыну[d] |
Глобаль җылыну Викиҗыентыкта |
XIX гасыр урталарыннан башлап үткәрелгән тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы йөз елда планетада уртача температура — 1, Россия буенча исә 1,29 градуска күтәрелгән. Беренче карашка, бу сан кечкенә кебек, ләкин ул да климаттагы зур үзгәрешләргә сәбәпче булган. Климат үзгәрүгә күзәтчелек итүче халыкара экспертлар төркеме раславынча, бу — антропоген факторның чагылышы, ягъни җирдәге цивилизация сәнәгате атмосферага газлар чыгаруны арттырган, ә бу, үз чиратында, парник эффекты тудырган. Углекислый газ хасил иткән «парник эффекты» Җирдәге климатка тискәре йогынты ясый.
Төрле фаразлар буенча алдагы 50 елда температура шкаласы тагы 1-3 градуска югарырак үрмәләячәк әле. Ә бит дөньяда климат 1-2 градуска гына тайпылса да, бөтен экосистема үзгәрә дигән сүз. Фаразлар чынга ашып һава торышы тагы да җылынса, кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур афәт киләчәк. Мәсәлән, Көньяк Уралда нарат урманнарының чиге урнашкан. Галимнәр тикшеренүе күрсәтүенчә, соңгы 5 елда наратлык катастрофик рәвештә юкка чыгып бара, чөнки яшь үсентеләр җылы һавада үсә алмый. Төньяк полюс бозлары да елдан-ел ныграк эри. Инде 1996 елда Антарктидадан 3 мең м³ мәйданлык боз кителеп төшкән иде. 2002-2005 ел эчендә боз эрүдән дөнья океаны суы 1,5 ммга арткан.