Джузеппе Гарибальди
From Wikipedia, the free encyclopedia
Джузеппе Гарибальди, итал. Giuseppe Garibaldi (1807, Ницца — 1882, Сардиния) — Италиянең милли каһарманы. Итальян халкының Рисорджименто (тат. Берләшү) хәрәкәтенең инкыйлаби (хәрби) канаты әйдаманы. Ун елдан күбрәк Көньяк Америка дәүләтләренең бәйсезлеге өчен көрәштә катнаша. 1848-1849 елгы Италия инкыйлабында катнашучы, 1849 елгы Рим республикасы оборонасын оештыручы. Австрия хакимлегенә каршы азатлык сугышларында (1848, 1859, 1866) иреклеләр корпусын җитәкли. 1860 елда Италиянең көньягын азат иткән «Меңнәр» һөҗүмен оештыра. Көньяк Италия диктаторы (1860). Римны папалар хакимлегеннән коткару өчен хәрби хәрәкәтләр оештыручы (1862, 1867). 1870-1871 елгы Франция-Пруссия сугышында Франция ягыннан катнаша.
Кыска фактлар Джузеппе Гарибальди, Туу датасы ...
Джузеппе Гарибальди | |
---|---|
Туу датасы | 4 июль 1807(1807-07-04) |
Туу урыны | Ницца (хәзерге Франция) |
Үлем датасы | 2 июнь 1882(1882-06-02) (74 яшь) |
Үлем урыны | Сардиния (хәзерге Италия) |
Иялек | Италия Италия |
Гаскәр төре | укчылар корпусы |
Дәрәҗә | генерал (Сицилия) |
Җитәкчелек иткән | корпус, армия (1860) сәргаскәре |
[[commons:Category: Giuseppe Garibaldi Викиҗыентыкта|Джузеппе Гарибальди]] Викиҗыентыкта
|
Ябу