Дүдәк
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дүдә́к (Otis tarda) - дүдәксыманнар семьялыгындагы кош. Азия, Европа, Төньяк Африка далаларында яши. ТР территориясендә 1930 елларга кадәр Идел алды һәм Кама аръягы төбәкләрендә оялый, соңгы унъеллыкта ара-тирә көньяк районнарга да очып килә.
Кыска фактлар Кыскача исем, Масса ...
Дүдәк | |
Кыскача исем | O. tarda |
---|---|
Масса | 143 грамм[1] |
Халыкара фәнни исем | Otis tarda L., 1758[2][3][4][…] |
Таксономик ранг | төр[2][3][5][…] |
Югарырак таксон | дрофы[d][2] |
Таксонның халык атамасы | ceiliog y waun[6], Great Bustard[3][7][4][…], Großtrappe[3][4][8][…], Avutarda euroasiática[3][4][8][…], pioc salvatge eurasiàtic[3][4][8][…], drop velký[3][4][8][…], suurtrapp[3][4][8][…], Stortrappe[3][4][8][…], Дрофа[3][4][8][…], ノガン[3][4][8][…], Stortrappe[3][4][8][…], isotrappi[3][4][9][…], túzok[3][4][8][…], drop (zwyczajny)[3][4][8][…], drop veľký[3][4][8][…], stortrapp[3][4][8][…], Grote Trap[3][4][8][…], Grande Outarde[3][4][8][…], Otarda[3][4][8][…], abetarda[3][4][8][…], velika droplja[3][4][8][…], Avutarda[7], Avutarda Común[7], tikrasis einis[3][4][8][…], Trölldoðra[4][10][8], lielā sīga[3][4][8][…], grote trap[11], outarde barbue[11], great bustard[11], Grosstrappe[11], дрохва євразійська[8][10], Stuorratráhppe[8][10], bustard mór[12], Otiz bras, Frangach mòr, Bustart mooar, Gwernyar, droplja[10], 大鸨[13][14] һәм avitarda[15] |
ХТСБ саклану статусы | Юкка чыгып баручы төрләр[16] |
Канатлары киңлеге | 235 ± 30 сантиметр[17] һәм 180 ± 10 сантиметр[17] |
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы | regionally extinct[d][18] |
CITES Appendix | Appendix II of CITES[d][19] |
Оя зурлыгы | 2,4[20] |
Йомыркаларының инкубацион периоды | 25 тәүлек[17] |
Дүдәк Викиҗыентыкта |
Ябу
Гәүдәсенең озынлыгы 50-120 см, авырлыгы 12-16 кг га кадәр. Төсе чуар, ата дүдәк анасыннан җирән бүксә һәм авыз кырыендагы тар каурыйлардан торган ак «мыеклар» белән аерыла. Аяклары озын, өч бармаклы, арткы бармагы юк. Оясын җирдә ясый. Ачык булмаган көрән тимгелле зәйтүнсыман яшел 2-3 йомырка сала. Нигездә, үсемлекләр, шулай ук бөҗәкләр һәм моллюсклар белән туклана.
ТРның Кызыл китабына кертелгән.