Курай
татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Курай (баш. ҡурай, тат. лат. quray) — татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы[1].
Кыска фактлар Чыгыш иле, Һорнбостель-Закс классификациясе ...
Курай | |
Чыгыш иле |
Башкортстан Татарстан |
---|---|
Һорнбостель-Закс классификациясе | 421.111.12 |
Курай Викиҗыентыкта |
Ябу
Татарларда курай элек-электән үк киң таралган уен коралы булган. Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.
Курай башкортларда иң киң таралган музыка коралы булып тора.[2]