Скаляр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Скаляр (scalaris - баскычлы) - теләгән координаталар системасында бер сан яки функция белән билгеләнә торган зурлык.
Математикада "саннар" астында теләгән кайсы кыр элементлары, физикада чын һәм комплекс саннары булырга мөмкин.
Скаляр микъдарга тигез функция - скаляр функция дип атала.
Скаляр һәркайчан бер сан белән тасвирланып була, вектор ике һәм күберәк сан белән тасвирлана.
Координаталар системасын алыштырганда скаляр үзгәрми (инвариант булып кала), ә вектор компонентлары төрле базисларда үзгәреп була.
Гомуми һәм сызыкча алгебрада скаляр - төп кырның элементы. Сызыкча фәзаның элементы скалярга тапкырлап коллинеар элементын чыгарабыз.
Тензор исәпләвендә - (0,0) валентлыклы тензор - скаляр булып тора.
Скалярлар мисаллары - мәйдан, вакыт, озынлык, масса, тыгызлык, температура, агым һ.б.
Заманча физикада скаляр буларак скаляр кыр кулланыла - фәза-вакыт скаляры, ул лоренц инварианты булып тора.