Словакия гимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
Nad Tatrou sa blýska (Татра өстендә яшен яшьни) — Словакия Җөмһүриятенең дәүләт гимны.
Гимнга нигез булып киткән җыр 1844 елда, словак шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Людовит Штур (Ľudovít Štúr) Австрия-Маҗарстан империясе жандармнары тарафыннан кулга алынгач, яшьләрнең моңа ризасызлыгы йөзеннән барлыкка килгән. Аны Братиславаның евангелист лютеран лицее шәкертләре Словакиянең көнчыгышындагы Левоча (Levoča) шәһәрчегенә барганда җырлаганнар.
Сүзләрен словак шагыйре Янко Матушка (Janko Matúška) язган. Дүрт куплетлык “Dobrovoľnícka” (“Ирекмәннәр җыры”) шигыренең башлангыч ике строфасы 1993 елның 1 гыйнварында, Чехословакия федерациясе ирекле һәм тыныч рәвештә ике дәүләткә бүленгәч, Словакиядә рәсмиләштерелде. Ләкин аннан алдарак та, 1918 елда, әлеге шигырьнең беренче куплеты яңадан торгызылган Чехословакия дәүләтенең гимнына[1] кертелеп, аның чех телендәге өлешеннән соң [2] уйнала һәм җырлана иде.
Словакия гимны көенә нигез итеп “Kopala studienku” (“Кое казыдым”) исемле словак халык җыры алынган.