Спорт картасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Спорт картасы — спорт ориентлашуында куллану өчен детальләштерелгән һәм махсус шартлы билгеләр[1] белән ясалган бер топографик карта.
Спорт картасында координаталар челтәре, чын меридиан сызыклары, магнит төрләнеш, геодезик бәйләнешләр нокталары юк, һәм Халыкара спорт ориентлашуы федерациясе (IOF) таләпләренә туры китерелгән, план, почмак һәм биеклек үлчәнешләрен исәпкә алган махсус төгәллек системасы бар. Әлеге картаның махсус эчтәлеген тирә-юньне үтеп булу дәрәҗәләрен һәм сурәтләнгән объектларның индивидуаль үзенчәлекләрен күрсәтү тәшкил итә.
Ярышлар катнашучысына бирелгән картада спорт ориентлашуының һәр төренә туры килгән дистанция элементларын куе кызыл төскә буйыйлар (кызыл, шәмәхә төсләр дә рөхсәт ителә).
Спорт карталарында гадәттә 1:5000, 1:7500, 1:10 000 һәм 1:15 000 масштаблары һәм рельеф кисеменең биеклеге 5 м тәшкил итүе кулланыла. Биеклек сикерүе зур булмаган тирә-юньдәге тау битләвендә рельеф кисеменең биеклеге 2,5 м тәшкил итә ала .
Рәсәйдә спорт карталары Рәсәй спорт ориентлашуы Федерациясе (РСОФ) тарафыннан милли шартлы билгеләр белән тулыландырган IOF халыкара шартлы билгеләр системасына туры китерелгән РСОФ Инструкциясе нигезендә бастырыла.