ТР дәүләт сынлы сәнгать музее
From Wikipedia, the free encyclopedia
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее - Татарстанның сынлы сәнгать музее – Татарстанның, Россиянең, Көнбатыш Европа рәссамнарының сынлы сәнгать әсәрләрен күрсәтү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы. Россиядә иң зур универсаль музейларның берсе. Казанның үзәгендә, Карл Маркс урамында, 64 йортта урнашкан. 1958 елда РСФСР мәдәният министрлыгы карары белән оештырыла. Бинасы – 1906 елда Казан хәрби округы сәргаскәре генерал А.Г. Сандецкий өчен салынган особняк.
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Эшчәнлек өлкәсе ...
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее | |
Нигезләнү датасы | 1958 |
---|---|
Эшчәнлек өлкәсе | музееведение[d][1] |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Урын | Казан |
Рәсми веб-сайт | izo-museum.ru |
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите | Tatarstan State Museum of Fine Arts |
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее Викиҗыентыкта |
Ябу
Кыска фактлар ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Нигезләү датасы ...
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее | |
---|---|
Сандецкий йорты — музейның баш бинасы | |
Нигезләү датасы | 1958 |
Урын | Казан |
Директор | Нургалиева Розалия Миргалим кызы |
Сайт | http://izo-museum.ru/ |
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее Викиҗыентыкта |
Ябу
Бүлекчәләре – «Хәзинә» милли сәнгать галереясе (Казан Кремле), хәзерге заман сәнгате галереясе (Карл Маркс урамы), борынгы рус сәнгате күргәзмә залы (Бауман урамы, 76 - Богоявление чиркәве).