Тринидад һәм Тобаго
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тринида́д һәм Тоба́го Җөмһүрияте (ингл. Republic of Trinidad and Tobago [ˈtrɪnɨdæd ən təˈbeɪɡoʊ]) — Кариб диңгезенең көньяк ягында, Венесуэланың яр буена якын урнашкан утрау-дәүләт. Ике өре утравы — Тринидад һәм Тобаго, һәм күп санлы кечкенә утраулардан гыйбарәт. Ил Венесуэладан 10,6 километр төньяккарак һәм Гренададан бераз көньяккарак урнашкан.
|
1962 елга кадәр ил Бөекбританияның колониясе булган иде, бәйсезлек алганнан бирле Милләтләр Дуслыгына керә.