Филиппиннар гимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
“Lupang Hinirang” (Күңел тарткан ил) — Филиппиннар дәүләт гимнының әдәби атамасы. Бу сүзләр тагал (пилипино) телендәге текстыннан, аның өченче юлыннан алынган.
Гимнның сүзләре Хосе Пальма (Jose Palma) тарафыннан 1898 елда испан телендә язылган “Филиппиннар” (“Filipinas”) шигыреннән алынган. Ә көен Хулиан Фелипе (Julian Felipe) 1899 елда иҗат иткән. Көйязарга колонизаторлардан котылган дип саналучы яңа ил өчен дәүләт гимны язарга фатиханы президент Эмилио Агинальдо (Emilio Aguinaldo) үзе биргән. Фелипе чыгарган көйне Агинальдо бик ошаткан. Һәм үзләрен азатлыкка ирешкән дип тоючы филиппинлылар яңа милли җырны хуплап каршы алганнар. Әсәрне шунда ук “Филиппин милли маршы” дип атаганнар.
Чынбарлыкта исә испаннар бу утрауларны... 20 миллион доллар бәрабәренә АКШка сатып җибәргән булганнар. Америкалылар идарә итә башлагач, гимнны инглиз теленә дә тәрҗемә иткәннәр һәм аңа “Филиппиннар гимны” (The Philippine Hymn) дип исем куйганнар. Ләкин аны... АКШ байрагын күтәргәндә генә җырларга мөмкин булган. Ә инде Филиппиннар 1946 елда де-юре бәйсезлек алгач, хөкүмәт аны җирле телдә җырлауны хуплаган. 1948 елгы версиясендә гимн O Sintang Lupa дип исемләнгән булган. Аны Рамон Магсайсай (Ramon Magsaysay) президентлыгына кадәр кулланганнар. Соңгысы үз хөкүмәтенә Фелипе көенә пилипино телендә яңа сүзләр язу турында кайгыртырга боерык биргән. Боерык 1956 елда, президентның фаҗигале үлеменнән соң бер ел үткәч, үтәлгән.
Фелипе де Леон (Felipe de Leon) президент булган 1960 нчы елларда гимн текстына аз-маз төзәтмә ясап, яңа версияне эшләгәннәр. Соңгы үзгәрешләр 1998 елда кертелгән.[1]