Хор
From Wikipedia, the free encyclopedia
Хоры (бор. грек. χορός «гавам»), шулай ук җырчылар төркеме — җырлаган кешеләрдән оешкан музыкаль ансамбль яки җырчылар тавышларының уртак яңгырашы.
Хор | |
Эшчәнлек өлкәсе | Q113360774? һәм хоровая музыка[d] |
---|---|
Жанр | хоровая музыка[d] |
Чыгыш иле | Борынгы Греция |
Хор Викиҗыентыкта |
Хор вокал ансамбленнән (вокаль трио, квартет, квинтет һ.б.) бер үк партияне башкаручы ким дигәндә ике яки аннан да күбрәк кеше булуы белән аерылып тора.
Хорны дирижер яки хормейстер җитәкли.
Күп очракта хор сопрано, альт, тенор һәм бас партияләреннән тора. Әмма партияләр саны нигездә чикләнмәгән, чөнки һәр шушы төп партия берничә чагыштырмача мөстәкыйль партияләргә бүленә ала (бу күренеш музыкантлар арасында divisi дип атала[1]): Кшиштоф Пендерецкийның һәрберсе дүрт партиядән торган өч хор өчен язылган «Stabat Mater» әсәре барлыгы 12 хор партиясе тәшкил итә
Хор уен коралларына кушылып яки үзе генә мөстәкыйль җырлый ала. Хорның мөстәкыйль җырлавы a cappella дип исемләнә. Хор кушылып җырлаган инструменталь ансамбль үз эченә һәркайсы уен коралларын диярлек кертә яки тулы оркестрны да тәшкил итә ала. Кагыйдә буларак, репетицияләрдә хор кушылып җырлаган оркестр урынына ярдәмче уен коралы буларак фортепиано кулланыла; шулай ук фортепиано a cappella башкарылган хор әсәрләрен өйрәнүдә кулланыла.