Чулпан (шагыйрь)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Чулпан (үзб. Cho’lpon), тәхәллүс, чын исеме Габделхәмит Сөләйман улы Юнысов (үзб. Abdulhamid Sulaymon o’g’li Yunusov, 1897 ел, РИ, Төркестан крае, Фирганә өлкәсе, Әндиҗан өязе, Әндиҗан — 1938 елның 5 октябре, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — XX гасыр башы үзбәк әдәбияты үсешендә зур роль уйнаган шагыйрь, прозаик, драматург, журналист, публицист, педагог. Яңа үзбәк шигъриятен нигезләүчеләрнең берсе. Иҗатында 1917 елгы инкыйлабтан соңгы элекке кадими тормыштан яңа чорга күчү авырлыкларын, каршылыкларын ачык чагылдырган. Әсәрләрен «Чулпан» тәхәллүсе белән язган. Сталин репрессияләре корбаны.
Кыска фактлар Чулпан үзб. Cho’lpon, Тугач бирелгән исеме: ...
Чулпан үзб. Cho’lpon | |
---|---|
Чулпан хөрмәтенә чыгарылган Үзбәкстан маркасы | |
Тугач бирелгән исеме: | Габделхәмит Сөләйман улы Юнысов |
Псевдонимнар: | Каләндәр, Мирзакаләндәр, Әндиҗанлы |
Туу датасы: | 1897(1897) |
Туу урыны: | РИ, Төркестан крае, Фирганә өлкәсе, Әндиҗан өязе, Әндиҗан |
Үлем датасы: | 5 октябрь 1938(1938-10-05) |
Үлем урыны: | ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент |
Ватандашлык: | Русия империясе Русия империясе→ РСФСР РСФСР→ ССРБ ССРБ |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, педагог, тәрҗемәче |
Иҗат итү еллары: | 1917—1938 |
Юнәлеш: | шигърият, проза, драматургия |
Жанр: | шигырь, пьеса, роман |
Иҗат итү теле: | үзбәк теле |
Дебют: | «Төркестанлы туганнарыма» («Садои Туркистон») |
Бүләкләр: |
Ябу
Википедиядә Юнысов фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Чулпан (мәгънәләр) битенә күчегез.