Эльбада очрашу
From Wikipedia, the free encyclopedia
Эльбада очрашу - 1945 елның 25 апрелендә Торгау шәһәре янында, Эльба елгасында Беренче Украин фронты гаскәрләре һәм АКШның 1-нче гаскәре белән очрашу. Беректәшләр гаскәрләр очрашуы нәтиҗәсендә Алманиянең кораллы көчләре ике өлешкә бүленә.
Беренче очрашу Альберт Коцебу җитәкчелегендәге АКШ каравылы һәм подполковник Александр Гордеев җитәкчелегендәге совет гаскәре көнчыгыш ярында уза.
26 апрельдә АКШ гаскәренең 69-нчы төмәне һәм Кызыл Гаскәрнең 59-нчы гвардия төмәне башлыклары Торгау шәһәрендә очрашалар. Нәкъ монда мәшһүр фото төшерелгән.