Бөтендөнья мирасы
From Wikipedia, the free encyclopedia
ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы ( инг. World Heritage, фр. Patrimoine Mondial, исп. Patrimonio de la humanidad, алман. Weltkulturerbe) — табигый яки кеше тарафыннан булдырылган һәм, ЮНЕСКО фикеренчә, үзенчәлекле мәдәни, тарихи, экологик әһәмияте гаять зур булу сәбәпле, популярлаштыру һәм саклау мәсьәләләре өстенлекле булган объектлар.
2015 елда Бөтендөнья мирасы исемлегендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау конвенциясе (1972) әгъзасы булып торучы 163 илдә урнашкан 1031 объект бар иде. Шуларның 802се — мәдәни, 197се — табигый һәм 32се катнаш объект дип теркәлгән[1].