Җылылык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Җылылык - әйләнә-тирәдәге мохит белән җылы алмашу нәтиҗәсендә җисем алган яки югалткан энергия ул.
Җылылык | |
Кайда өйрәнелә | термодинамика |
---|---|
Үлчәмлек | |
Символ величины (LaTeX) | [1] |
Рекомендуемая единица измерения | Джоуль[1][2][3] һәм килограмм-квадратный метр на квадратную секунду[d][1] |
Моның каршысы | термодинамик эш[d] |
Җылылык Викиҗыентыкта |
Термодинамик системаның эчке энергиясе система өстеннән эш башкару яки әйләнә-тирәдәге мохит белән җылы алмашу ярдәмендә үзгәрә. Җылылык микъдары термодинамиканың беренче һәм икенче нигезләренә керә.
Җылы алмашу ярдәмендә системаның эчке энергиясен үзгәртү өчен эш башкарырга да кирәк, ләкин бу макроскопик эш булмый, әлеге эш микроскопик дәрәҗәдә электромагнит тәэсир итешкәндә молекулалар бәрелешләрдә була.
Механик эштә молекулалар макроскопик дәрәҗәдә тәртипләнеп хәрәкәтләнә, ә җылылык процессында молекулалар микроскопик дәрәҗәдә тәртипсез хәрәкәтләнеп энергия тапшыра.
Шулай ук энергия контакт булмаганда нурланыш ярдәмендә тапшырылып була.
Җылылык - халәтнең функциясе булмый, чөнки энергия тапшыру ысулына бәйле.
СИ системасында җылылык джоуль берәмлеге белән үлчәнә, Рәсәйдә шулай ук кайбер тармакларда калория кулланыла.
Термодинамиканың беренче нигезе буенча:
- .
- биредә — системаның эчке энергиясе үзгәреше, — системага бирелгән җылылык микъдары, — система башкарган эш. Системага бирелгән җылылык сынаулык калометрик җисемнең эчке энергиясе үзгәреше ярдәмендә билгеләнә.