Алмагач
From Wikipedia, the free encyclopedia
Алмагач (лат. Málus) — розачәчәклеләр гаиләлегенә керүче агачлар һәм куаклар ыругы, җимеш культурасы. Җимеше — шарсыман, әчкелтем-баллы тәмле. Алмада 15–16 % коры матдәләр (10–12 % шикәр, 0,2–1,6 % органик кислоталар, 10–30 мг% С витамины, пектин, дуплау матдәләре һ.б.) бар. Алмалары яңа өлгергән килеш һәм эшкәртелеп (киптереп, җебетеп, кайнатма, джем, повидло, сок, шәраб һ.б.) кулланыла.
Алмагач | |
Халыкара фәнни исем | Malus Mill., 1754 |
---|---|
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | алмагачлылар[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Таксономик төр | M. sylvestris[d] |
Җимеш төре | алма[d] |
Нәрсәнең чыганагы | алма һәм яблоневая древесина[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=7215[1] |
Алмагач Викиҗыентыкта |
Алмагачларның биеклеге бакчаларда 3,5–5 м, кыргый хәлдә 7–10 м га җитә. Алмагачның тамырлары яхшы үсә, 3 м га кадәр тирәнгә китә. Утыртканнан соң 4–7 елдан алма бирә башлый. 12–18 елдан соң иң мул уңыш бирү чорлары. Чәчәк бөреләре көздән нигезләнә, майның өченче декадасында чәчәк ата. Чәчәкләре эре, ике җенесле, ак яки алсу төстә, чатырсыман чәчәк төркеменә 5–12 данә булып җыела. Җимешләре зурлыгы, формасы, төсе (бертөсле, төрле төсле, кызылның төрле төсмерләре) белән аерыла. Җәйге сортлары — августның икенче яртысында, көзгеләре — сентябрьнең беренче яртысында, иртә өлгерә торган кышкылары — сентябрьнең икенче яртысында, кышкылары октябрьдә өлгерә. Җәйге сортлар 2 атна, көзгеләре 1–1,5 ай, иртә өлгерә торган кышкылары 2–3 ай, кышкылары март-апрель ахырына кадәр саклана. Идел-Урал шартларында алмагач кышка чыдамлыгы һәм озак яшәве белән (30–35 ел) аерылып тора.
Алмагачның туфрак уңдырыш-лылыгына таләпчәнлеге уртача. Уртача һәм авыр — балчыксыл селтесезләнгән кара туфраклы, соры һәм кызгылт-соры урман, кәсле-көлсу, ачылыгы аз булган яисә нейтраль (рН 6–7) туфрак алмагач өчен иң яраклы дип санала.
Алма бирүче агачларының биеклеге—5—7, ә көньякта 8—10 метрга җитә. Аларның экономик яктан файдалы чорлары —30—40 ел. Алмагачның күпчелек сортлары 5—6 елдан алма бирә башлый, тик 7—8 яшькә кадәр уңышы югары булмый. Агачлар 15—18 яшьтә тулы уңыш бирү чорына керә, ә кайбер сортларда ул иртәрәк тә башлана.
Бер агачтан 250—350 кг уңыш — гадәти хәл, тик аерым алмагачларда ул 3—4 тапкырга югарырак та була. Күп кенә алмагач сортларының кимчелеге — алма бирүнең әледән-әле кабатланып торуы. Алмагач 2—3 елга бер тапкыр югары уңыш бирә. Алма бирүнең әледән-әле кабатланып торучанлыгы озын булып үскән подвойларда (ялганма) аеруча нык күренә. Кыскарак булып үскән подвойлардан файдалану агачларның күләмнәрен кечерәйтә, аларның алма бирә башлауларын тизләтә, яшәү срокларын кыскарта, уңышларның еллар буенча тигезләшүенә булышлык итә һәм алманың сыйфатын яхшырта.
Алмагач үзеннән-үзе җимеш бирми, ягъни үз сорты серкәләре белән серкәләнгәндә җимешкә утырмый. Шуңа күрә алма бакчасы утыртканда бер сорт белән генә чикләнмиләр, ә аның янәшәсенә 1—2 серкәләтүче сорт та утырталар.
Районлаштырылган алмагач сортларының күпчелеге 25° ка кадәр салкыннар булган кышларны яхшы кичерә. Уңдырышлы туфраклы калку участоклардагы сәламәт агачларның тулысынча өшүе — сирәк хәл. Андый хәлнең һава температурасы минус 38—40° та һәм карсыз кышларда, тамырлар яткан зонада туфрак температурасы минус 16—18° ка кадәр төшкәндә генә булуы ихтимал. Агачларның салкыннарга чыдамлылыгы алар мул уңыш биргәннән соң, шулай ук яфракларны корткычлар (ефәк күбәләге, алма көясе) кырып бетерү яки аларның кутыр авыруы яки агу-химикатлар белән зарарлануы нәтиҗәсендә кими төшә.
Уйсулыкларда утырган алмагач куаклары салкыннардан ныграк интегә, чөнки анда һава салкынрак була, грунт сулары өстәрәк ята. 2 м га кадәр калынлыктагы тузансыман вак бөртекле һәм комлы җиңел һәм уртача балчыксыл туфракларда ярала торган кәсле-көлсу җирләр алмагач өчен иң яхшылары булып санала. Ком белән аралашкан калын комсыл туфракларда, башлангыч морена түшәлгән калын булмаган комсыл туфракларда, шулай ук ком якын яткан башка җирләрдә агачлар бигрәк тә начар үсә һәм алмагач түбән уңыш бирә.
Кайчакта һәвәскәр бакчачыларның бакча өчен кирәкле җир сайлау мөмкинлекләре булмый, әмма аларга да агротехникада дөресрәк ориентлашу өчен 2 м тирәнлеккә кадәр грунт туфрагының төзелешен һәм аның үзлекләрен белү файдалы.