Дрейк бугазы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дрейк бугазы (ингл. Drake Passage исп. Pasaje de Drake) — Утлы Җир архипелагы һәм Көньяк Шетланд утраулары арасында урнашкан бугаз. Җир шарында исеме булган бугазалар арасында иң киңе (820—1120 километр). Атлантик океанын Тын океан белән бәйли. Озынлыгы 460 км. Тирәнлеге 5249 метрга кадәр (иң сай урыны — 276 м). Көчле бураннар була. Кышын көньяк өлеше боз белән каплана; җәен бозтаулар күп. Бугаз шул юлдан 1578 елда йөзеп үткән инглиз диңгезче һәм пират Френсис Дрейк исеме белән аталган.
Кыска фактлар
Дрейк бугазы ингл. Drake Passage, исп. Pasaje de Drake | |
Дрейк бугазы Горн борыны күренеше. | |
58°34′49″ ю. к. 62°54'34" кб. о. (G) (T) | |
Бәйләп тора | Тын океан, Скош диңгезе |
Илләр | Аргентина Аргентина Чили Чили Антарктида Антарктида |
Киңлек | 800 км |
Иң зур тирәнлек | 5249 м |
[[commons:Category: Drake Passage Викиҗыентыкта|Дрейк бугазы]] Викиҗыентыкта |
Ябу