Мәгълүмат технологияләре
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мәгълүмат технологияләре яки Информацион технологияләр (МТ, инг. information technology, IT) – шул исәптән, исәпләү техникасын кулланып та бирелгән мәгълүматларны барлыкка китерү, саклау, алар белән идарә итү һәм аларны эшкәртү технологиясенә караган дисциплиналар һәм тармакларның киң сыйныфы. Соңгы вакытта мәгълүмат технологияләр атамасы астында санак технологияләрен аңлыйлар. Хосусый очракта, МТ санакларны һәм программ тәэминатын мәгълүматны барлыкка китерү, саклау, эшкәртү, тапшыруга һәм алуга чикләү белән эш итәләр. Санак техникасы һәм программалау буенча белгечләрне еш МТ-белгечләр дип атыйлар.
Мәгълүмат технологияләре | |
Кайда өйрәнелә | информатика[d] |
---|---|
Нәрсәнең сәбәбе | мәгълүмат |
Способствовавшим фактором является | бирелмәләр |
CIP коды | 11.0103 |
Мәгълүмат технологияләре Викиҗыентыкта |
ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән билгеләмә буенча, МТ – ул мәгълүматны эшкәртү һәм кабул итү белән мәшгуль кешеләр хезмәтенең эффектив оештыру ысулларын; исәпләү техникасын һәм кешеләр һәм сәнәгать җиһазлары белән үзара хезмәттәшлекне, аларның гамәли кулланышларын, һәм шуңа бәйле иҗтимагый, икътисади һәм мәдәният проблемаларын өйрәнүче үзара бәйле фәнни, технологик һәм инженер дисциплиналар комплексы. Мәгълүмат технологияләре үзләре катлаулы әзерлек, зур башлангыч сарыф итүләр һәм фәнни-сыйдырышлыклы техника таләп итәләр. Аларны эшкә кертү математик тәэмин ителеш, модельләр төзү, ара бирелгән мәгълүматлар һәм чишелешләр өчен мәгълүмат сакланышларын формалаштырудан башланырга тиеш.
Хәзерге МТ-нең төп үзлекләре:
- Алгоритмнарның бирелгән мәгълүматлар белән санлы алмашу стандартларының структураланган булуы;
- Санак саклавын киң куллану һәм мәгълүматны кирәк булган шәкелдә чагылдыру;
- Мәгълүматны санлы технологияләр ярдәмендә чиксез диярлек араларга тапшыру;