Кытай язуы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кытай язуы (кыт. трад. 漢字, гадил. 汉字, пиньинь hànzì, палл. ханьцзы; яп. 漢字 кандзи; кор. 漢字, һангыл 한자, һанча; вьет. Chữ Hán, тьы-хан) – меңьеллык иероглифик яки идеографик язу системасы, Кытай территориясендә барлыкка килгән. Алфавиттан аерылуы шунда ки, һәрбер тамгага үз мәгънәсе бирелгән (фонетик кына түгел), шул сәбәпле язу тамгалары бик күп (ун меңнән күбрәк). Кытайда ике формасы бар: традицион һәм гадиләштерелгән иероглифлар.
Кытай язуының тамгалары Япон һәм Корей язмаларында киң кулланыла (анда алар кандзи һәм һанча дип атала). 1945га хәтле Кытай язуы шулай ук Вьет язуында да кулланылган (хан ты яки тьы-хан). Кытай иероглифлары белән кытай авторлары санскриттан тәрҗемә ителгән яки үзе язылган текстларыннан буддачылык каноннарының берсе (Кытай трипитакасы) язылган.