Маһабһаратам
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Маһабһа́ратам» (санскр. महाभारतम्, mahābhāratam IAST, «Бһарата токымы турында хикәя», борынгы патша Куру токымы Бһарата патша исеме хөрмәтенә) — борынгы Һинд эпосы. Дөнья мәдәниәтенең иң зур әдәби әсәрләренең берсе, «Маһабһаратам» — катлаулы, эпик хикәяләр комплексы. Унсигез китаптан (парва), 75 меңдән ике юллыклардан (шлока) тора, бергә алганда Илиада һәм Одиссеядан күпкә озынрак. «Маһабһаратам» — күп образлар һәм сюжетлар чыганагы, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә киң таралга. Һинд йоласында «бишенче Веда» булып санала. Дөнья әдәбиәтендәге үз эчендә бар нәрсәләр бар дип раслаган сирәк әсәрләрнең берсе булып тора.