Оскар премиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Америка кинематограф сәнгате һәм фәннәре академиясе премиясе (ингл. Academy Awards), 1940 еллардан бирле рәсми булмаган исеме — «О́скар» (ингл. Oscar) — һәр ел бирелә торган Америка киносәнгать академиясенең премиясе. Кинематограф өлкәсендә АКШта төп премия булып санала. Тантана ел саен турыдан-туры эфирда дистәләрчә илдә күрсәтелә.