Си (программалау теле)
програмлау теле / From Wikipedia, the free encyclopedia
Си (ингл. C) — 1970-еллар башында Bell Labs хезмәткәрләре Кен Томпсон һәм Денис Ритчи тарафыннан уйлап чыгарылган стандартлаштырылган процедуралы программалау теле. Си теле Би теленә нигезләнә. Си теле UNIX операцион системасында кулланыр өчен уйлап чыгарыла. Шуннан соң ул башка операцион системаларга да күчерелә һәм хәзерге вакытта иң киң кулланыла торган программалау теле буларак санала. Си телен аның эффективлыгы өчен югары бәялиләр.