Төркия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Төркия (төр. Türkiye), рәсми атамасы Төркия Җөмһүрияте (төр. Türkiye Cumhuriyeti) — Европа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. 1920-еллар башында, Госман империясе таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Төркиянең күпчелек территориясе Кече Азия ярымутравына туры килә, Европада исә кечкенә өлеш урнаша.
Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...
Байрак
| |
Шигарь | Yurtta sulh, cihanda sulh |
---|---|
Башкала | Әнкара |
Халык саны | 85 372 377 (31 декабрь 2023, бәя) |
Нигезләнгән | 29 октябрь 1923 |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | төрек теле |
География | |
Мәйдан | 783,562 км² |
Координатлар | 39°N 36°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы исеме | Төркия президенты |
Дәүләт башлыгы | Рәҗәп Таййип Әрдоган |
Башлык исеме | Төркия президенты |
Хөкүмәт башлыгы | Рәҗәп Таййип Әрдоган |
Икътисад | |
ТЭП | 819 034 миллион US$ (2021), 905 988 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Төркия лирасы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 9% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.07 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.838 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 75.755 ел (2016)[4] |
Пинсә яше | 60 яшь |
Джини коэффициенты | 41.9 (2019)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +90,[7] +36[7] |
ISO 3166-1 коды | TR |
ХОК коды | TUR |
Интернет домены | .tr[8] |
Ябу
Көнчыгышта Төркия Гөрҗистан, Әрмәнстан, Нахчыван автономияле республикасы (Азәрбайҗан) һәм Иран; көньякта — Гыйрак һәм Сүрия; көнбатышта Греция һәм Болгария дәүләтләре белән чиктәш. Төркия дүрт диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Урта диңгез, Эгей диңгезе һәм Мәрмәр диңгезе.
Төркия — борынгы һәм тарихи мәдәниятле демократик, унитар, конституцион җөмһүрият. Ул Европа шурасы, НАТО, OECD, ОБСЕ кебек оешмаларның әгъзасы.