Фермион (tat.lat. Fermion(үле сылтама)) - ярымбөтен спинлы кисәкчек. Мәшһүр физик Энрико Ферми истәлегенә аталган.
Кыска фактлар Нигез, Фундаменталь төшенчәләр ...
Квант механикасы |
|
Билгесезлек принцибы |
Математик нигезләр |
Тәҗрибәләр |
Дэвиссон — Джермер тәҗрибәсе · Поппер тәҗрибәсе · Штерн — Герлах тәҗрибәсе · Юнг тәҗрибәсе · Белл тигезсезлекләрен тикшерү · Фотоэффект · Комптон эффекты |
Аңлатмалар |
Копенгаген аңлатмасы · Яшерелгән параметрлар теориясе · Күпгаләм аңлатмасы |
|
Шулай ук карагыз: Портал:Физика |
Ябу
Фермионнар мисалы - кварклар (алар протоннарны һәм нейтроннарны төзиләр, алар да фермионнар), лептоннар (электроннар, мюоннар, тау-лептоннар, нейтрино), тишекләр (ярымүткәргечләрнең квази-кисәкчекләре).
Бозоннар Бозе — Эйнштейн бүленешенә буйсыналар, фермионнар Ферми — Дирак бүленеше белән тасвирланалар.
Фермионнар Паули мәсләгенә буйсыналар: бер квант халәтендә бердән бер кисәкчек генә була. Ферми — Дирак бүленеше нигезендә Паули мәсләге тора.
Паули мәсләге атом электрон сүрүе тотрыклылыгы өчен җаваплы, һәм химик элементлар булуына мөмкинлекне бирә. Паули мәсләге нейтрон йолдызлары булуы өчен җаваплы.
Фермион так саныннан торган квант җыелмасы үзе фермион булып тора, мәсәлән так масс санлы атом төше (Li төше, Na төше һ.б.).