Чия
From Wikipedia, the free encyclopedia
Чия (лат. Prúnus subgen. Cerásus) — Cerasus асыругыннан слива ыругыннан гөлчәчәкләр гаиләлегеннән булган үсемлек.
Чия | |
Төс | кызыл |
---|---|
Чыганагы | чия[d], P. avium һәм P. cerasus[d] |
Чия Викиҗыентыкта |
Cerasus асыругы башка Prunus ыругыннан (Armeniaca — абрикос, Prunus — слива, Padus — шомырт) шома, ябышкысыз төше булуы белән, бөре ясалганда яфраклары буйга торуы, чәчәкләре кулчатыр сыман, кайвакыт икешәрләп булуы белән һәм чәчәгенең яфрактан иртә яки аның белән бер вакытта яралуы белән аерыла.
Агачларының саны буенча чия алмагач һәм сливадан соң, өченче урында тора. Салкынга чыдам, туфракларга талымсыз үсемлек. Хәтта комлы һәм ташлы җирләрдә дә әйбәт кенә үсә, әмма югары уңыш үстерү өчен дымсыешлы һәм уңдырышлы туфраклар кирәк. Тышкы күренешләре буенча вак куаксыман һәм агачсыман чияләрне аерып йөртәләр. Аларның беренчеләре 2—4, икенчеләре —5—6 биеклеккә җитә. Вак куаксыман чияләр утыртканнан соң 3—4 нче елларда, ә агачсымавнары — бер елга соңрак уңыш бирә башлый. Төп аерымлыклары исә җимеш бирүләренең характерында: вак куаксыманнарының чияләре озын җимеш ботакларында, ә агачсыманнарыныкы — кыска букет ботакларында була. Вак куаксыман чияләр 10—15 ел яши. Чияләр ел саен чәчәк атарга һәм җимеш бирергә сәләтле. Чиянең яхшы чәчәк атып та уңыш бирмәве ике сәбәп белән аңлатыла: 1) серкәләнү өчен начар шартлар (салкыннар; яңгырлар, умарта кортлары очмау); бу чакта серкәләр начар үсә яки яңгыр белән юылып төшә; 2) сортның үзлегеннән җимеш бирмәве һәм серкәләтүчеләр булмау.
Җимешсезлек үзтамырлы җирле чиянең күп кенә формалары өчен характерлы. Үзлегеннән җимеш бирүче җирле чияләр дә очрый, әмма алар тамыр үргеннәрен азрак җибәрәләр. Җимешсезлек исә вегетатив органнарның үсешен тизләтә һәм орлыклар яралуны киметә. Шуңа күрә тамыр үргеннәреннән яңа бакча утыртканда аларның бары тик яхшы уңышлы агачлардан чыкканнарын гына алырга һәм янәшәләрендә башка сорт чәчкеннәре утыртырга кирәк.
Җимешләренең төрләре буенча чияләр ике группага бүленәләр: караңгы төстәге соклы гриотлар яки морельләр һәм ачык төстәге җимешле һәм сыек төстәге соклы аморельләр. Кайберәүләр аморельләрне ялгышып черешня (төче чия) дип саныйлар, чөнки аларның күп кенә сортлары иртә, черешняның күпчелек сортлары белән бер үк вакытта өлгерә Белоруссиядә аморельләрнең бер сорты —сеянец № 1 генә районлаштырылган. Калганнарының бөтенесе гриотлар группасына керә.
Республикада чия корткычлар белән зарарланмый диярлек, ә менә коккомикоз һәм монилиоз кебек авырулардан нык интегә.
Чиянең тамыр системасы нык тармаклы, чуктамырлы. Тамыры тирәндә ятмый, ләкин җирдә агачны нык тота. һәр йорт тирәсе бакчасында бер-ике төп әлеге гаять кыйммәтле сорт чияне утырту һәм аларны һәр 8—10 елдан яңалары белән алыштыру яхшы булыр.