Һинд океаны
зурлыгы буенча җир шарында өченче океан / From Wikipedia, the free encyclopedia
Һинд океаны – зурлыгы буенча җир шарында өченче океан. Дөньяның су өслегенең 20 % ала. Төньякта Азия белән, көнбатышта Гарәбстан ярымутравы һәм Африка, көнчыгышта Индокитай һәм Австралия, көньякта Көньяк океан белән чикләнгән. . Океанның ярлары аз кискәләнгән. Утраулар чагыштырмача аз, зур утраулар бары океан чигендә генә урнашкан. Һинд океаны көнчыгышта Тын океан, көнбатышта Атлантик океан белән тоташкан, Төньяк боз океаны белән бәйләнеше юк.