Кришна
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кришна (IPAc-en|ˈ|k|r|ɪ|ʃ|n|ə),[6] (Санскрит телендә:|ˈkɽɪʂɳɐ|Krishna.ogg); (Санскрит телендә:कृष्ण), (Kṛṣṇa) Һинд динендә төп Ходай булып тора. Ул Вишну Ходаеның сигезенче аватары буларак табыныла һәм шулай ук кайберәүләр тарафыннан үз хакында Иң Олы Ходай булып табыныла.[7] Ул мәрхәмәтлелек, наз, һәм мәхәббәт Ходае.[8][9] "Кришна Илаһилыгының Өч Үлчәме (…) илаһи бөеклек һәм өстенлек; илаһи наз һәм якынлык, наз һәм яклау һәм Һинд Илаһлары арасынңа иң популяр һәм киң табыныла торганы.[10] Кришнаның туган көне һәр елны Һинд дине тарафдарлары тарафыннан Ай-Кояш Һинд дине календаре буенча Кришна-Джанмаштамины бәйрәм итәләр, ул Грегориан календаре буенча август ахырына яки иртә сентябрьгә туры килә.[11]
Кришна | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-sa-sidd" does not exist. | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Исем | ꠇꠣꠘꠣꠁ |
ХФӘ билгесе | ˈkɽɪʂɳɐ |
Туу датасы | билгесез |
Туу урыны | Матхура[1] |
Үлем датасы | билгесез |
Үлем урыны | Bhalka[d] |
Үлем төре | һомицид[d] |
Үлем сәбәбе | кан югалту[d] |
Ата | Васудева[d] |
Ана | Деваки[d] |
Кардәш | Субһадра[d] һәм Баларама |
Ире яки хатыны | Рукмини, Rohini[d][2], Kalindi[d], Mitravinda[d], Nagnajiti[d], Bhadra[d], Lakshmana[d], Сатьябхама[d], Jambavati[d][3] һәм Лалита[d] |
Балалар | Прадьюмна[d] һәм Samba[d][4] |
Нәрсә өчен гәүдәләндереш | Вишну |
Һөнәр төре | фермер-скотовод, коралчы, фәлсәфәче, дини лидер |
Эшчәнлек өлкәсе | фәлсәфә, дин, восточная философия[d] һәм сөю |
Укытучылары | Sandipani[d][5] |
Титул префиксы | лорд[d] һәм Бхагаван[d] |
Иконографический атрибут | Флейта[d] һәм peacock feather[d] |
Илаһ карый | Һинд дине |
Киелгән | аксессуар для прически[d] һәм Дхоти[d] |
Катнашучы | Битва на Курукшетре[d] |
Сугыш | Битва на Курукшетре[d] |
Музыкаль инструмент | Бансури[d] |
Нәрсәнең өлеше | Дашаватар |
Телгә алынган хезмәтләр | Маһабһаратам |
Катнашучы(лар) | Бхагавад Гита |
Коралланыш | Сударшана һәм Каумодаки[d] |
Кришна Викиҗыентыкта |
Кришна тормышы турында анекдотлар һәм кыйссалар «Кришна Лила» дип аталалар. Ул "Махабхарата"да, "Бхагавата Пурана"да һәм "Бхагавад Гита"да үзәк персонаж булып тора һәм күп Һинд дине фәлсәфәсе, Һинд дине теологиясе һәм Һинд дине риваятьләре текстларында искә алына.[12] Алар аны төрле перспективаларда сурәтлиләр: Ходай-бала, шук бала, үрнәк яратучы, илаһи каһарман һәм универсаль иң олы җан.[13] Аның иконографиясе бу риваятьләрне чагылдыра һәм аны тормышының төрле этапларында күрсәтә, мәсьәлән, майны ашаучы бала, флейтада уйнаучы кечкенә малай, Радха белән хатын-кыз тугърылары тарафыннан уратылган яшь кеше, яки Арджунага киңәш бирүче дустанә арба йөртүчесе.[14]
Кришнаның синонимнары безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллык әдәбиятына карый.[15] Кайбер суб-традицияләрдә Кришнага "Сваям-бхагаван"га буларак табыналар, һәм моның турында Кришнаизм буларак сөйлиләр. Бу суб-традицияләр урта гасыр Бхакти хәрәкәте контекстында үсеп чыкканнар.[16] Кришнага караган әдәбият күп башкару сәнгатьләрен илһамландырган, мәсьәлән, Бхаратнатьям, Катакали, Кучипуди, Одисси һәм Манипури биюе.[17][18] Ул пан-Һинд дине Ходае, әмма аңа аеруча кайбер урыннарда табыналар, мәсьәлән, Уттар Прадешта Вриндаванда, Ориссада Җаганнатха аспектына, Көнбатыш Бенгалиядә Маяпурда[19] Гуҗаратта Дварка һәм Җанагадһта, Махараштрада, Пандһарпурда Витобха формасында, Раджастханда Натхдварада,[20] һәм Кералада Гуруваюрда.[21] 1960-ынчы еллардан бирле Кришнага табыну шулай ук Көнбатыш дөньяга һәм Африкага таралган, күбесенчә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте эшчәнлегенә рәхмәтле.[22]