География
табигый һәм территориаль хуҗалык комплексларын һәм аларның компонентларын өйрәнүче фәннәр тупламасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
География (грек. γεωγραφία, γεια — Җир шары һәм γράφω — язарга, тасвирларга, гарәп. جغرافية) — табигый һәм территориаль хуҗалык комплексларын һәм аларның компонентларын өйрәнүче фәннәр тупламасы. Элек бу төшенчәне белдерү өчен татар телендә "җәгърафия" сүзе кулланылган.[1][2]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
География | |
Өйрәнелгән тармак | географик урынлашу[d] |
---|---|
Кайда өйрәнелә | география тарихы[d] һәм Q3589295? |
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы | data.europa.eu/euodp/en/data/group/eurovoc_domain_100161 |
Һәштәге | geography |
CIP коды | 45.0701 һәм 45.0799 |
Моңа өлешчә туры килә | иҗтимагый фәннәр һәм җирне өйрәнүче фәннәр |
Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
География Викиҗыентыкта |
География урындагы, төбәк һәм глобаль кимәлдә җәгърафик мөхит компонентларының урынлашу канунлыкларын, кеше һәм табигать бәйләнеше процессларын, җәмгыять һәм табигатьне файдалануның территориаль оешмасының гыйльми нигезләрен, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше кануннарын өйрәнә. Табигать (физик-җәгърафик) һәм иҗтимагый фәннәргә бүленә. Табигый җәгърафик фәннәргә комплекслы физик география һәм аннан аерылып чыккан геоморфология, туфрак географиясы, гидрология, климатология, биогеография, палеогеография, тарихи география һ.б.; иҗт. фәннәргә иктисади һәм социаль география, халык географиясы, сәяси география һ.б. карый. Җәгърафик фәннәр комплексына шулай ук илләрне өйрәнү һәм гамәли җәгърафик фәннәр (медицина географиясы, хәрби география, рекреацион география, мәдәниәт географиясы һ.б.) керә. Фәннәр арасында мөһим урынны картография алып тора.