Джини коэффициенты
From Wikipedia, the free encyclopedia
Джини коэффициенты (шулай ук Джини күрсәткече яки Джини нисбәте) - итальян статистика һәм социология галиме Коррадо Джини тарафыннан кәшеф ителгән һәм 1912 елгы "Вариация һәм үзгәрүчәнлек" (итал. Variabilità e mutabilità) исемле хезмәтендә бастырылган статистик дисперсияны үлчәү күрсәткече.[1][2]
Джини коэффициенты саннарның ешлылык диапазонында тигезсезлекне үлчи (мәсәлән, керем дәрәҗәләрен). “0” га тиң булган Джини коэффициенты барлык саннарның бер берсенә тиң булган тулы тигезлекне билгеләсә (мәсәлән, һәркемнең кереме бертигез булуы). “1” гә тиң булган Джини коэффициенты (яки 100%) саннар арасындагы максималь тигезсезлекне күрсәтә (мәсәлән, барлык керем бер кешенең кулында булуы).[3]
Күрсәткеч социология, икътисад, сәламәтлек, экология, химия, проектирование һәм авыл хуҗалыгы кебек төрле өлкәләрендәге тигезсезлекләр белән бәйле фәнни эзләнүләрдә кулланыла.[4] Халыкара дәрәҗәдә керем яки муллык тигезсезлеген билгеләү өчен кабул ителгән күрсәткеч дип исәпләнелә.[5] Дөнья буенча, керем өчен Джини коэффициентлары күрсәткечләре якынча 0,23 (Швеция) белән 0,70 (Намибия) киңлегендә таралган, ләкин бар илләре өчен исәпләнмәгән.