Одри Хепбёрн
From Wikipedia, the free encyclopedia
Одри Хепбёрн (ингл. Audrey Hepburn; чын исеме Одри Кэтлин Растон, ингл. Audrey Kathleen Ruston; 4 май 1929 ел) — 20 гыйнвар 1993 ел, Толошеназда мәрхүм) — Британия актёры, фотомодель һәм гуманитар эшмәкәр. 1954 елда «Рим каникуллары» фильмында уйнаган иң яхшы хатын-кыз роле өчен «Оскар» премиясе алган (1953), шулай ук дүрт тапкыр номинацияда, 1955, 1960, 1962, 1968 елларда җиңә.
ингл. Audrey Hepburn | |
Җенес | хатын-кыз[1][2] |
---|---|
Ватандашлык | Бөекбритания[3] |
Тугандагы исем | ингл. Audrey Kathleen Ruston |
Тәхәллүс | Edda van Heemstra |
Кушамат/тәхәллүс | Adriaantje |
Туу датасы | 4 май 1929(1929-05-04)[2][4][5][…] |
Туу урыны |
, Иксел[d], Бельгия Брюссель, Бельгия[6] |
Үлем датасы | 20 гыйнвар 1993(1993-01-20)[2][4][5][…] (63 яшь) |
Үлем урыны | Толошна[d], Морж[d], Во кантуны, Швейцария[7] |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | колоректаль яманшеш[d] |
Җирләнгән урыны | Cemetery of Tolochenaz[d][8] |
Ата | Joseph Victor Anthony Hepburn-Ruston[d][9] |
Ана | Ella van Heemstra[d][10] |
Кардәш | Arnoud Quarles van Ufford[d] һәм Ian Quarles van Ufford[d] |
Ире яки хатыны | Мел Феррер[d][10] һәм Andrea Dotti[d][10] |
Никахтан тыш партнёр | Роберт Уолдерс[d] |
Балалар | Шон Х. Феррер[d][10] һәм Luca Dotti[d][9] |
Туган тел | нидерланд теле |
Язма әсәрләр теле | инглиз теле |
Һөнәр төре | театр актеры, модель, киноактер, филантроп, биюче, балет артисты, актёр, гуманист |
Эшчәнлек өлкәсе | актёрское искусство[d][6], игра в кино[d][6] һәм агентство по оказанию помощи[d][6] |
Эш урыны | ЮНИСЕФ[d] |
Башкарган вазыйфа | посол доброй воли ЮНИСЕФ[d][10][11] |
Укытучылары | Констанс Колльер[d], Соня Гаскелл[d], Мари Рамбер[d][12] һәм Феликс Эйлмер[d] |
Активлык урыны | Бөекбритания[13] |
Активлык чорнының башы | 1948 |
Активлык чоры тәмамлануы | 1989 |
Киелгән | Маленькое чёрное платье Одри Хепбёрн[d] һәм Пикси (причёска)[d] |
Чәч төсе | коричневые волосы[d] |
Сәламәтлек торышы | Псевдомиксома брюшной полости[d] |
Фильмография | Фильмография Одри Хепбёрн[d] |
Бүләкләр |
[14] [15] Премия Гильдии киноактёров США за вклад в кинематограф[d] (1992) премия кинокритиков Нью-Йорка за лучшую женскую роль[d] (1959) премия «Давид ди Донателло» лучшей иностранной актрисе[d] (1965) [16]премия «Давид ди Донателло» лучшей иностранной актрисе[d] (1960) премия «Давид ди Донателло» лучшей иностранной актрисе[d] (1962) [12] [17] [18] [12]премия Дональдсона[d] |
Досье в | Швейцарский архив исполнительских искусств[d][19] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 26 130 |
Одри Хепбёрн Викиҗыентыкта |
Икселдә (Брюссель башкала регионы коммунасында) туган чактагы исеме Одри Кэтлин Растон булган, бала чагын һәм яшүсмер елларын башлыча Нидерландта үткәргән, Икенче дөнья сугышы чорында нацист Германиясе оккупациялаган Арнемда яшәгән. Арнемда балетка укыган, 1948 елда Лондонга күчә һәм Лондон театрлары сәхнәсендә биюче булып эшли. Берничә аурупа фильмда төшкәннән соң, Одри Колеттның үзенә тиешле игътибарын юнәлтә, һәм ул аны «Жижи» дигән бродвей спектаклендәге төп рольгә сайлый. 1952 елда «Рим каникуллары» (1953) дигән америка фильмында төп хатын-кыз ролен уйнаган өчен «Оскар», «Алтын глобус», BAFTA премияләрен алган. 1954 елда «Ундина»ны (1954) бродвей сәхнәләштерүе өчен «Тони» премиясын алган.
Хепбёрн үз чорының иң яхшы түләнгән кино актрисаларының берсе булып киткән һәм Грегори Пек, Рекс Харрисон, Кэри Грант, Генри Фонда, Гэри Купер, Уильям Холден, Фред Астер, Питер О' Тул һәм Альберт Финни кебек актерлар белән уйнаган. Хепбёрн «Сабрина» (1954), «История монахини» (1959), «Завтрак у Тиффани» (1961) һәм «Дождь темноты» (1967) фильмнары өчен «Оскар» премиясенә номинацияләнә, шулай ук «История монахини» (1959) һәм «Шарада» (1963) фильмнары өчен BAFTA премиясына лаек була. «Дождь темноты» (1967) фильмы төшерелгәннән соң, ике улын үстерү максатында, озак вакытка кинода төшүдән тукталып тора. Хепбёрнның киләсе фильмы — «Робин һәм Мэриан» (1976), аннан соң ул тагын берничә фильмда уйный, Стивен Спилбергның «Всегда» (1988) дигән фильмы иң соңгы фильмы булып тора.
1988 елда Хепбёрн ЮНИСЕФ-ның халыкара изге ихтыяр илчесе була, бу сыйфатта ул Африка, Көньяк Америка һәм Азияның уңышсыз төбәкләрендә яшәгән балалар проблемаларына актив рәвештә игътибар җәлеп иттергән. 1992 елда Хепбёрн ЮНИСЕФтагы эшмәкәрлеге өчен Президентның Азатлык медале белән бүләкләнә.
Одри Хепбёрн Америка искә алу сәнгате институты тарафыннан Америка киносының бөек актрисалары исемлегендә өченче урынга тора.