Синт-Мартенда ислам
Синт-Мартенда азчылык дине / From Wikipedia, the free encyclopedia
Синт-Мартенда ислам (нид. Islam in Sint Maarten, гарәп. الإسلام في سانت مارتن) – азчылык дине. Пью тикшеренү үзәгенең (ингл. Pew Research Center) 2009 ел өчен хисабы буенча, Ислам тарафдарлары Синт-Мартен халкының (41 486 кеше, 2016 елга [1]) 1,1 % ын тәшкил итә. Утрауда Синт-Мартен Ислам үзәге (Sint Maarten Islamic Center) булдырылган.
Синт-Мартенда ислам | |
Дәүләт | Нидерланд патшалыгы[d] |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Синт-Мартен[d] |
Синт-Мартен(ингл.)татар. ― Кариб диңгезе бассейнында, Сен-Мартен утравының көньяк өлешендә урнашкан (төньяк өлешендә Франция биләмәсе булган Сен-Мартен урнашкан), Нидерланд корольлеге составындагы киң автономиягә һәм үзидарәгә ия дәүләт берәмлеге (status aparte). 2010 елның 10 октябрендә, Нидерланд Антиль утраулары(ингл.)татар. составыннан аерылып чыгып, мөстәкыйль рәвештә корольлек составына кергән[2].
Бөтендөнья фактлар белешмәсе (ингл. World Factbook) мәгълүматы буенча, Синт-Мартенда төп дин – христианлык (католиклар 33,1 %, протестантлар, шул исәптән англикан чиркәве тарафдарлары 3,1 %, методистлар 10,0 %, илленчеләр 14,7 %, җиденче көн адвентистлары 6,6 %, баптистлар 4,7 %, Йәһвә шаһитлары 1,7 %), Һинд дине тарафдарлары 5,2 %, башка диннәр (Буддачылык, Сикхчылык, растафарилар) 1,3 %, Ислам 1,1 %, Яһүд дине 1,1 %, атеистлар һәм диннәрен күрсәтмәгәннәр 7,9 % [3].