Йәһвә
Аллаһының шәхси исеме / From Wikipedia, the free encyclopedia
Йәһвә (яһүд. יהוה «(Ул) булдырта», «(Ул) бар була», «(Ул) бар итә») — Изге Язмаларның (Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китапларының) кайбер тәрҗемәләрендә кулланыла торган, Аллаһының шәхси исеме. Йәһвә исеме Изге Язмаларның төп нөсхәсендә 7000нән артык тапкыр очрый һәм борынгы еврей телендә тетраграмматон, ягъни дүрт тартык авазлы хәреф (яһүд. יהוה, ЙҺВҺ) белән белдерелә. Күп кенә тәрҗемәләрдә (Септуагинтадан башлап) тетраграмматон, гадәттә, «Раббы», «Ходай» дип тәрҗемә ителә. Бу исемнең Яһвә дигән язылышы да очрый.
Кайбер диннәр (мәсәлән, Йәһвә Шаһитләре[1]) һәм кайбер галимнәр Йәһвә исемен (башка титуллар һәм сыйфатлардан аермалы буларак) Аллаһының шәхси изге исеме дип саный. Татар телендә бу исем "Йәһвә" дип яңгырый. Татар язучысы М. Хуҗаев үзенең "Диннәр тарихы" (Dinnәr тarixь) дигән китабында Адәмне Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән дип яза.