Аксым
From Wikipedia, the free encyclopedia
Аксымнар - организм күзәнәкләрен төзи торган төп материал, аминокислоталардан торган органик полимер.
Аксым | |
Кайда өйрәнелә | protein science[d] һәм аксымнар химиясе[d] |
---|---|
Кодирующий ген | аксым-кодлаучы ген[d] |
Үрнәк элементы | протеин[d] |
Аксым Викиҗыентыкта |
Аксымнар — организмның иң әһәмиятле состав өлеше. Алар барлык үсемлек һәм хайван организмнарының күзәнәк протоплазмасы һәм төше составына керә һәм тереклек өчен төп кирәкле матдә санала. Аксым булмаган җирдә тереклек тә юк.
Аксымнарның молекуляр массасы уннарча һәм йөзләрчә күмер тудыргыч берәмлеге белән үлчәнә, ә кайбер аксымнарның молекуляр массасы берничә миллионга җитә. Аксымнар организмда күп төрле функцияләр башкара. Организмдагы тоташтыргыч, мускул һәм япма тукымаларны тәшкил иткән пластик материал аксымнан тора. Аксым ярдәмендә организмда матдә бер урыннан икенче урынга күчерелә, мәсәлән, кислородны үпкәдән тукымаларга күчерү, ә хасил булган күмер тудыргыч (IV) әчемәсен организмнан чыгару аксымнар ярдәмендә башкарыла[1].
Аксым-ферментлар организмдагы күп төрле химик реакцияләрдә катализатор хезмәтен үтиләр. Гормоннар (аларның аксым табигатьлеләре дә бар) органнарның ярашып эшләвен тәэмин итәләр. Организмда эшләнә торган антитәнчекләр рәвешендә аксымнар организмны инфекциядән саклыйлар.