Ашказаны җәрәхәте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ашказаны җәрәхәте киң таралган авыру булып исәпләнә. Ашказанының кабатлана торган хроник авыруы ул. Статистика буенча, ашказаны җә рәхәте белән кешеләрнең 7-10 % ы интегә. Ир-атларда авыру 4-5 тапкыр ешрак очрый. Бу чир төрле факторлар, беренче чиратта, даими стресслар тәэсирендә ашказанының лайлалы тышчасында җәрәхәт барлыкка килү белән характерлана. Ул ашказанындагы мускуллар һәм кан тамырлары спазмы барлыкка килү нәтиҗәсендә, бу мөһим органның кан белән тәэмин ителүенә тискәре йогынты ясый.
Ашказаны җәрәхәте | |
Зыян китерә | STOM[d] һәм двенадцатиперстная кишка человека[d] |
---|---|
Саклык белгечлеге | ашказан-эчәк белеме[d] |
Симптомнар | epigastric pain[d], Сару кайнау, Мелена[d] һәм hematemesis[d] |
Дәвалануда кулланыла торган дару | magaldrate[d][1], карбонат кальция[d][1], Омепразол[d][1][2], Гиосциамин[d][1], calcium gluceptate[d][1], Пантопразол[d][1], Пропантелин бромид[d][1], glycopyrrolate[d][1], глицин[d][1], clidinium[d][1], гидроксид магния[d][1], dihydroxyaluminum sodium carbonate[d][1], aluminium carbonate[d][1], carbonate ion[d][1], эзомепразол[d][2], Лансопразол[d][2], hexocyclium[d][3], glycopyrrolate[d][4], diphemanil[d][5] һәм Пропантелин бромид[d][6] |
ICD-9-CM | 533[7][8] |
ICPC 2 идентификаторы | D86 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C3318[7] |
Ашказаны җәрәхәте Викиҗыентыкта |
Авыруның барлыкка килүендә 80 % кешенең ашказанында «яшәүче» һеликобактер пилори дип аталган бактерия җитди роль уйный. Аның эш- чәнлеге нәтиҗәсендә ашказаны согының кислоталылыгы күтәрелә. Кислота үз чиратында лайлалы тышчага зарарлы тәэсир итә. Моннан кала җәрәхәт ясалуга бик ачы ризык ярату, спиртлы эчемлекләр белән мавыгу, тәмәке тарту, кайбер медикаментларны контрольсез кабул итү китерә. Авыру барлыкка килүдә нәселдәнлек тә аерым рольне уйный.
Чир үзен ничек сиздерә соң? Иң әүвәл төрле дәрәҗәдәге авырту барлыкка килә. Кайвакыт ул йөрәккә «күчә», бу очракта, дөрес диагноз кую өчен, авыруга электрокардиограмма ясау зарур. Җәрәхәтнең урынына карап, авырту ашаганда яки ашап 10-30 минут вакыт узганнан соң булырга мөмкин. 20 % авыруларда «ач авырту» дип аталган авырту булуы характерлы. Мондый сырхауларның ашказаны авыртуы ашаганнан соң бетеп тора. Бу күбрәк ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән интеккән авыруларга хас. Чирнең калган симптомнарыннан сару кайнауны, кикерүне, телне кунык каплап алуны, шактый еш костыру очраклары булуын әйтергә була. Авыруны аздырырга ярамый, чөнки ул катлауланулар белән куркыныч.
Җитди катлауланулар булып перфорация (ашказанында үтәли тишек барлыкка килү) һәм онкологик авырулар тора. Шуның өчен чирнең беренче билгеләре сизелү белән табибларга күренергә кирәк. Чирнең диагнозы анамнез (тикшерү уздырганда алынган мәгълүматлар) һәм тикшерү нәтиҗәләренә таянып куела. Сүз, мәсәлән, канга анализ ясау, ашказаны согының кислоталылыгын тикшерү, контраст матдә кулланып рентгенография уздыру турында бара. Тулы диагноз гастроскопия (ашказанының лайлалы тышчасын эндоскоп белән карау) уздырганнан соң куела.
Ашказаны җәрәхәте белән авыручыларга төп дәва — диета. Көненә 6-8 тапкыр аз-азлап ашарга кирәк, туклану яхшы сыйфатлы, ризыклар бер-берсенә туры килерлек булырга тиеш. Ачы, кыздырылган, консервланган, бик майлы, ысланган ризыклар рационнан чыгарыла. Үсемлек майларына, парда пешкән, томалап пешерелгән ашамлыкларга өстенлек бирелә. Ашык мыйча, бик җентекләп чәйнәп ашарга кирәк, ризык кайнар булырга тиеш түгел. Аштәмләткеч үләннәрдән петрушка, укроп, әнеч (тмин), кардамон кулланырга була. Тәмәкене ташлау, эш һәм ял режимын көйләү мөһим.
Даруларга килгәндә, аларны чирнең фазасына, авыруның халәтенә һәм организмының үзенчәлекләренә карап билгелиләр. Комплекслы дәвада антибиотиклар, ашказаны согы секрециясен түбәнәйтүче, томалаучы препаратлар кулланыла.
Өзлегүдән сакланыгыз! Яз көннәрендә арыганлык, йончыганлык, витаминнар җитмәү, иммунитет көчсезләнү фонында күп авыруларда мондый хәл күзәтелә. Шуның өчен юк-барга борчылудан сакланыгыз, ашау, диета режимын бозмагыз. Өзлегүләрне булдырмас өчен, халык медицинасы солы төнәтмәсе кулланырга киңәш итә. Аны болай әзерлиләр: 1 с гакан юылган солыны бүлмә температурасындагы 1 литр суга салып, ябык савытта 12 сәгать тоталар. Аннан соң сүрән утта 30 минут кайнаталар.
Суынгач, сөзәләр һәм көненә 3 тапкыр, ашаганчы 1 стакан эчәләр. Тагын бер рецепт. Мондый дару үләннәреннән ясалган төнәтмә яхшы нәтиҗә бирә. Йөрәксыман яфраклы юкә чәчәкләре — 2 өлеш, фенхель җимешләре — 1 өлеш, дару ромашкасы — 1 өлеш алына. 1 аш кашыгы коры чималга 1 стакан кайнар су салып, 15-20 минут тотарга кирәк. Сөзгәч, 1 ста кан төнәтмәне, җылы килеш, ач карынга эчәләр. Ялкынсынуга һәм спазмга каршы яхшы чара ул.