Беренче май (бәйрәм)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Беренче май (Хезмәт көне, Хезмәт бәйрәме) — 1 майда яки майның беренче дүшәмбесендә төрле исемнәр астында билгеләп үтелә торган хезмәт темасы белән бәйле бәйрәм.
Беренче май | |
Нигезләнү датасы | 1889[1] |
---|---|
Багышланган | восьмичасовой рабочий день[d] |
Кем истәлегенә | работник[d], эшче[d], хезмәт[d] һәм Бунт на Хеймаркет[d] |
Елның көне | 1 май |
Матди булмаган мәдәни мирас статусы | National Inventory of Living Heritage in Finland[d][2][3][4] |
Нинди веб-биттә тасвирланган | wiki.aineetonkulttuuriperinto.fi/wiki/Ty%C3%B6v%C3%A4en_vappu(фин.), wiki.aineetonkulttuuriperinto.fi/wiki/Workers%E2%80%99_Labour_Day_on_May_1(ингл.) һәм wiki.aineetonkulttuuriperinto.fi/wiki/Arbetarnas_valborg(швед.) |
Һәштәге | LaborDay һәм Первомай |
Нинди вики-проектка керә | WikiProject Intangible Cultural Heritage[d] |
Моңа өлешчә туры килә | День труда[d] һәм Ваппу[d] |
Беренче май Викиҗыентыкта |
Бүгенге Россиядә 1 майда Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Таҗикстанда да шундый ук исем кулланыла. Казахстанда бу көнне Казакъстан халкының бердәмлеге бәйрәме, ә Украинада, Белоруссиядә, Кыргызстанда, Кытайда, Пакыстанда, Шри-Ланкада Хезмәт көнен бәйрәм итәләр.
АКШта шундый ук исемдәге бәйрәм, сентябрьнең беренче дүшәмбесендә, Хезмәт көне (ингл. Labor Day) дип билгеләп үтелә, ә Япониядә "Хезмәткә рәхмәт көне" 23 ноябрьдә билгеләп үтелә. АКШта хезмәт көнен беренче тапкыр Нью-Йоркта 1882 елның 5 сентябрендә билгеләп үттеләр, ә сентябрьнең беренче дүшәмбесен бәйрәм итү датасы сыйфатында ике елдан соң урнаштыралар. Хезмәткә һәм хезмәт ияләренә багышланган көннәр дөньяның 142 илендә бар, ләкин алар барысы да, инде билгеләп үтелгәнчә, нәкъ 1 май бәйрәм ителә.
СССРда Беренче май эшчеләр бәйрәме була, алар Ленин нигезендә, бу көнне бәйрәм итәләр.
Хәзерге Россиядә бәйрәм үзенең башлангыч сәяси характерын югалта. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары бәяләве буенча, илнең күпчелек гражданнары өчен бу көн - күңел ачу, өстәмә ял һәм дача-яшелчә сезоны башлану өчен сәбәп кенә.