Биләр
Урта Гасырлар шәһәре һәм Идел буе Болгары башкаласы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Биләр яки Бүләр (шулай ук Олугъ шәһәр) — Урта Гасырлар чоры шәһәре, Идел буе Болгары дәүләтенең башкаласы. Хәзерге вакытта Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясен тәшкил итә.
Биләр | |
---|---|
Исеме | Биләр |
Дәүләт | Идел буе Болгары |
Координаталары | т. к. 54°59′06″ кч. о. 50°23′51″ |
Нигезләнүе датасы | X гасыр |
Нигезләнүчесе | Алмыш хан |
Җимерелү датасы | 1236 ел[1] |
Археология мәдәнияте | Урта Гасырлар чоры |
Хәзерге исеме | Биләр (авыл) |
Татарстан тарихы | |
Төзелү тарихы
Шәһәрләр Ханнар 1552 Мәдәният
Социаль һәм дини тормыш Уфа губернасы |
Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне (рус. «Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга — Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге — Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи Бүләр шәһәре була.
Бу шәһәрнең даны бөтен дөньяга таралган булган. Борынгы рус елъязмаларында, гарәп сәяхәтчеләре калдырган истәлекләрдә, татар риваятьләрендә Биләр турында хәбәрләр сакланып калган. Биредә 922 елда ислам дине кабул ителә.[2]
Узган гасырларның рус тарихчылары Василий Григорьев, Николай Спасский, Виктор Смолин, Сергей Шпилевский Биләрне Болгар дәүләтенең беренче башкаласы буларак таныганнар һәм бу хәлнең XIII гасырга кадәр дәвам итүен язып калдырганнар. Шуңа таянып, Болгар-Биләр тарихының төп белгечләреннән булган галим Фаяз Хуҗин да үзен аларның тарафдары дип саный.[3]