Бөек Октябрь инкыйлабы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөек Октя́брь инкыйлабы – 1917 елда Россиядә булып узган ХХ гасырда иң зур сәяси вакыйгаларның берсе, Дөнья тарихына зур йогынты ясаган.
Бөек Октябрь инкыйлабы | |
... хөрмәтенә аталган | Октябрь |
---|---|
Дәүләт | Россия республикасы[d] |
Урын | Санкт-Петербург |
Вакыт мизгеле | 25 октябрь (7 ноябрь) 1917 |
Башлану вакыты | 25 октябрь (7 ноябрь) 1917 |
Тәмамла(н)у вакыты | 26 октябрь (8 ноябрь) 1917 |
Катнашучы(лар) | Вакытлы хөкүмәт, Кызыл гвардия[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Владимир Ленин, Лев Троцкий, Aurora, Александр Керенский һәм Пётр Николаевич Краснов[d] |
Проект яки миссиянең максаты | каммунизем |
Бөек Октябрь инкыйлабы Викиҗыентыкта |
В. Ленин җитәкчелегендә Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә Россия
- беренче Бөтендөнья сугышыннан чыккан (Солых декреты),
- алпавыт җирләрен фәкыйрь крестьяннарга бирелгән (Җир декреты),
- зур ширкәтләр дәүләтләштерелгән (милләтләштерелгән),
- патшаның бурычларыннан баш тарткан,
- милләтнең үзбилгеләнү сәясәте үткәрелә башлаган,
- электрификацияләү сәнәгать эшләрен тормышка ашырган,
- дөнья тарихында иң зур Наданлыкны бетерү сәясәтен үткәрелгән,
- бөтенесе милләтләр хокукларында тигезләнгән,
- хатын-кызларына сайлау хокукы бирелгән,[1]
- В. Ленин тарафыннан башлаган Яңа Икътисади Сәясәте вакытында икътисадый үсеш кайбер елларда 30%кә ирешкән.
Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгән, хакимияткә II Бөтенроссия Шуралар корылтае төзегән, күпчелекне большевиклар һәм аларның союздашлары сул эсерлар тәшкил иткән хөкүмәт килгән. Хөкүмәтне шулай ук кайбер милли оешмалар, бер өлеш меньшевиклар һәм анархистлар хуплап чыккан. Тулы исеме Бөек Октя́брь социалистик инкыйлабы. Башка атамалар – Октябрь түнтәрелеше, большевиклар түнтәрелеше.
Вакытлы хөкүмәтне 25—26 октябрь көнне (яңа стиль белән 7-8 ноябрь) коралланган баш күтәрүчеләр бәреп төшерә. Төп оештыручылар В. Ульянов-Ленин, Лев Троцкий, Яков Свердлов булалар. Баш күтәрүчеләр белән Петроград Шурасының Хәрби-инкыйлаби комитеты идарә иткән.