Ватан сугышы ордены
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ватан сугышы ордены (рус. Орден Отечественной войны) — ССРБ дәүләт хәрби бүләге.
Кыска фактлар Ватан сугышы ордены, Ил ...
Ватан сугышы ордены | |
---|---|
Ил | |
Төр | орден |
Кемгә бирелә | хәрби шәхесләргә, хәрби оешмаларга, шәһәрләргә |
Кем бирә | ССРБ Югары Шурасы Президиумы |
Статусы | тапшырылмый |
статистика | |
Булдыру датасы | 20 май 1942 |
Беренче бүләкләү | 2 июнь 1942 |
Соңгы бүләкләү | 6 ноябрь 1985 |
Бүләкләүләр саны | 9,1 млн (сугышта 1,5 млн) |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | Александр Невский ордены |
Кечерәк бүләк | Хезмәт Кызыл Байрагы ордены |
Ябу
1942 елның 20 маенда ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы белән кабул ителгән[1].
Рәссамы – Александр Иван улы Кузнецов (Сергей Иван улы Дмитриев белән берлектә).
Бөек Ватан сугышы чорында кабул ителгән беренче орден.
Дәрәҗәләргә бүленгән беренче совет ордены.
35 ел буена (1977 елга кадәр) ССРБ дә гаиләдә истәлек итеп калдырырга рөхсәт ителгән бердәнбер орден (калган орденнарны орден хуҗасының вафатыннан соң дәүләткә кире кайтарырга тиешле була).
Бөек Ватан сугышы елларында орден белән 1 млн 276 мең (шул исәптән I дәрәҗә орден белән 350 мең ) кеше бүләкләнә.
1977 елга кадәр Һитлерга каршы коалициядә катнашкан 700 чит ил ватандашын да бүләклиләр.