Википедия:Марафончылар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бу киңәштән чыгып, Татарча викимедиачылары төркеме методологияне булдырды.
Баш бит | Дан аллеясе | '24 | '23 | '22 | '21 | '20 | '19 | '18 | '17 | '16 | '15 | '14 | '13 | '12 | '11 | '10 |
“ | Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... челтәрле чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Тикшеренүебезнең төп нәтиҗәсен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк.[1] | ” |
—Андраш Корнай |
“ | Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик? |
” |
—Габдулла Тукай, Китмибез! (1907) |
“ | "[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер."[2] | ” |
“ | И туган атым, матур КамАЗым... Әткәм-әнкәмнең смартфоны... |
” |
—«Туган тел» шигыренә вариация |
“ | Яшьләрнең үзләрен мирас телләре белән тиңләштерү өчен, бу тел белән бәйле булган кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен таба алулары зарур. Өй һәм мәктәп кебек тел кулланылыш мохите инде җитәрлек түгел, үткән турында ностальгия хисләренә нигезләнгән фольклор мәдәнияте бер дә кызыксындырмый. Шулай да, яшьләр мәдәниятен аларның мәдәни төркеменә кермәгәннәргә төзү читен — үз мәдәниятен һәм кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен яшьләр үзләре генә булдыра ала.[3] | ” |
—Анника Пасанен, Янне Саарикиви |
Ел дәвамында туктамыйча татар телле Викимедиа проектларының үсешенә әһәмиятле өлеш кертеп торучыларны, аеручы елдан-елга дәвам итүчеләрне, үз арагызда гына танып бару түгел, бар татар дөньясына да таныту кирәк. |