Джон Рональд Руэл Толкин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Джон То́лкин, Джон Ро́нальд Руэл То́лкин (ингл. John Ronald Reuel Tolkien; ХФӘ: /ˈtɒlkiːn/; 1892 елның 3 гыйнвары — 1973 елның 2 сентябре) — инглиз язучысы, лингвист, филолог. Күбрәк «Хоббит» һәм «Йөзекләр хуҗасы» өчләменең язары буларак мәгълүм.
Джон Рональд Руэл Толкин | |
---|---|
Туган телдә исем | John Ronald Reuel Tolkien |
Туган | 3 гыйнвар 1892(1892-01-03) Блумфонтейн |
Үлгән | 2 сентябрь 1973(1973-09-02) (81 яшь) Борнмут, Англия, Бөекбритания |
Үлем сәбәбе | Бронхопневмония[d][1] һәм язва[d][1][2] |
Күмү урыны | Вулверкоут зираты[d] |
Яшәгән урын | Birminghem[3] |
Милләт | инглиз |
Ватандашлыгы | Бөекбритания |
Әлма-матер | Оксфорд университеты, Эксетер көллияте[d], Кыйрал Эдвард мәктәбе[d][4] һәм Изге Филипп көллияте[d] |
Һөнәре | Язучы, лингвист, тел белгече |
Эш бирүче | Оксфорд университеты, Лидс университеты[d] һәм Оксфорд инглиз теле сүзлеге[d] |
Җефет | Эдит Мэри Бретт |
Балалар | Джон Фрәнсис Руэл (1917), Майкл Хилари Руэл (1920), Кристофер Руэл (1924), Присцилла Мэри Руэл (1929). |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Хилари Толкин[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Беренче бөтендөнья сугышы һәм Сомм бәрелеше |
Бүләк һәм премияләре | Британ империясе Ордены командоры |
Хәрби дәрәҗә | лейтенант[d] |
Сайт | http://www.imdb.com/name/nm0866058/ |
Толкин Оксфорд дарелфөнүненндә англосаксон теле, инглиз теле һәм әдәбияты профессоры була. Дини карашы буенча ортодоксаль католик. Якын дусты Клайв Льюис белән бергә «Инклинглар» әдәби җәмгыятенең әгъзасы була. 1972 елның 28 мартында Елизавета II карары буенча Британия империясе Ордены командоры исеменә лаек була.
Толкин вафат булганнан соң, улы Кристофер әтисенең дөнья күрмәгән берничә әсәрен бастырды, шул исәптән «Сильмариллион»ны да. Бу китап «Хоббит» һәм «Балдаклар хакимдары» белән бергә бердәм әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр һәм уйлап чыгарылган телләр җыентыгын тәшкил итә.
Күп язучылар хыялый төрендә дә Толкинга кадәр дә язганнар иде, ләкин зур мәшһүрлек һәм төргә зур тәэсир ясаган өчен Толкинны хәзерге фэнтези жанрының «атасы» булып атыйлар[5].