Дөнья тарихы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Дөнья тарихы (бөтендөнья тарихы, ингл. history of the world) – кешелек җәмгыятенең тулаем үсеш процессы, аңа барлык халыкларның тарихында чагыла торган закончалыклар хас. Дөнья тарихы – кешелек тарихы ул. Бердәм дөньякүләм тарихи процесс җәмгыятьнең барлыкка килүе белән башлана һәм төрле аерып торучы үзенчәлекләргә карап, шартлы рәвештә аерым вакыт чорларына бүленә.
Дөнья тарихы | |
Башлану вакыты | 2600 тысячелетие до н. э. |
---|---|
Кайда өйрәнелә | дөнья тарихы (өлкә)[d] |
Әһәмиятле урын | Африка |
Дөнья тарихы Викиҗыентыкта |
Кайвакыт дөнья тарихы астында аерым илләрнең тарихын яки үзенчәлекле һәм чагыштырмача йомык цивилизацияләрнең тарихларын күзәтү әйтелә. Леопольд фон Ранке бу хакта болай дигән: «Аерым халыклар тарихының тулы яки тулы булмаган җыелмасы да бернинди дә дөнья тарихын тәшкил итә алмас иде, чөнки ул әйберләрнең үзара бәйләнешен югалтыр иде. Ләкин дөнья тарихының фән буларак бурычы да нәкъ менә шул бәйләнешне табу, аңлау, барлык халыкларны берләштерә һәм алар белән идарә итә торган бөек вакыйгаларның үсеш барышын күрсәтүдә. Мондый гомумилекнең барлыгы ап-ачык күренә»[1].
Кешелекнең тарихи үсеше ике ысул: ачышларның һәм табышларның әкренләп үсә-арта баруы, һәм матди һәм рухи эволюциядә аерым чорларны тәшкил итүче сикерүләр яки инкыйлаблар – белән бара.
Авыл хуҗалыгының неолит инкыйлабы цивилизацияләрнең күчмә яшәү рәвешеннән (терлекчелек һәм җыючылыктан) игенчелеккә күчкән җәмгыятьләр үсешенә китерә. Бу борынгы мәдәниятләрдә гыйлемне бер буыннан икенче буынга матди чыганаклар аша тапшырырга мөмкинлек биргән әйбер – язу – уйлап табыла. Бу исә төрледән-төрле кәсепләрнең үсешенә, хезмәтнең бүленүенә һәм җәмгыятьнең сыйныфларга аерылуына йогынты ясый.
Тормышны алып бару өчен кирәкле ресурс чыганаклары – уңдырышлы, табигый рәвештә сугарыла торган җирләр, сулар – елга һәм күлләр, терлек өчен көтүлекләр – тирәсендә барлыкка килгән таркау тораклыклар соңрак эрерәк берәмлекләргә берләшә. Моңа транспорт чараларының камилләшүе дә булыша. Бу борынгы җәмгыятьләрнең көндәшлек һәм каршылыклар белән бергә барган табигый үсеш процесслары, меңъеллыклар буенча камилләшеп, дәүләтләр һәм аннары суперкодрәтләр[2] (империяләр) барлыкка килүгә китерә.
Европада антик чор ахырында Рим империясенең җимерелүе Урта гасырларның башы булып санала.
XV гасыр уртасында Иоһанн Гутенбергның заманча китап бастыру ысулын – агач тактадан көзгедәге сыман итеп килгән хәрефләрне буяп кәгазьдә эз калдыруны – ачу хәбәр-аралашулар өлкәсендә инкыйлаб ясый һәм Урта гасырларның тәмамлануына булыша, Яңа чорның, Яңарышның һәм фән-техника инкыйлабының киләчәге хакында оран сала.
XVIII гасырда белем һәм технологияләрнең җыелмасы критик авырлыкка җитә, нәтиҗәдә Сәнәгый инкыйлаб башлана. Меңъеллыкның чирек өлешендә фән, белемнәр, технологияләр, сәүдә һәм алар белән бергә килүче сугышлар геометрик прогрессия рәвешендә тизәя һәм планетада яшәүче кешелек җәмгыяте әле һаман да очраша торган уңайлы шартларны да, куркынычларын да тудыра.