Зур адрон коллайдеры
From Wikipedia, the free encyclopedia
Зур адрон коллайдеры, кыскача ЗАК, татар тәрҗемәсе: Зур адрон бәрдергече (инглизчә Large Hadron Collider, биредә Collide - бәрдерү) - каршы килә торган нурлар бәйләмендәге коргылы кисәкчекләр тизләткече, протоннар һәм авыр ионнарны (кургаш ионнарын) тизләтү өчен һәм аларның бәрелешләр нәтиҗәләрен тикшерү максатыннан кулланыла.
Зур адрон коллайдеры | |
Кыскача исем | LHC һәм БАК |
---|---|
Дәүләт |
Швейцария Франция |
Административ-территориаль берәмлек | Женева[d] һәм Эн[d] |
Хуҗасы | CERN |
Әүвәлгесе | Большой электрон-позитронный коллайдер[d] |
Киләсе | HL-LHC[d] |
Сила | 11 000 ампер[1] |
Рәсми ачылу датасы | 21 октябрь 2008 |
Построено на месте | Большой электрон-позитронный коллайдер[d] |
Озынлык | 27 km[1] |
Рәсми веб-сайт | home.cern/topics/large-hadron-collider һәм public.web.cern.ch/public/en/lhc/lhc-en.html |
Зур адрон коллайдеры Викиҗыентыкта |
Коллайдер 2008 елда Франция һәм Швейцария чигендә, Женева янында Аурупаның Төш Тикшеренүләре Оешмасы яки АТТО (Conseil Européenne pour la Recherche Nucléaire яки CERN) тәҗрибәханәсендә төзелгән.
Зур адрон бәрдергече - дөньяның иң эре тәҗрибәләр җайланмасы. Аның төзелешендә һәм тикшеренүләрендә 100 артык илдән 10 мең артык галим һәм инженер катнаша.
"Зур" дип үз зурлыгы өчен аталган, тизләткечнең төп боҗра озынлыгын 26 659 м тәшкил итә, кварклардар торган кисәкчекләр - адроннарны тизләтү өчен "адрон" дип йөртелә, кисәкчекләрне бәрдерү өчен - бәрдергеч яки инглизчә коллайдер дип аталган.